Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Нурия әби Нәбиуллина: “Трактор да йөрттем, сабанчы да булдым”

Дәвеш авылында яшәүче Нурия әби Нәбиуллинага 90 яшьлеге уңаеннан район башлыгының Котлау открыткасы тапшырылды.

(21 сентябрь, “Апастово-информ”).


Әбине коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Булат Гатиятуллин котлады. Авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов та иң изге теләкләре белән истәлекле бүләк тапшырды.

“Сезне чын йөрәктән туган көнегез- гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезнең тормышыгыз һәм хезмәт юлыгыз яшь буынга өлге итеп куярлык. Ходай биргән гомерне балаларыгызның, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, күңел тынычлыгында, сөенечле көннәрдә үтәргә язсын”, - дип теләде Булат Гатиятуллин.

«Сугыш башланган көннән алып, колхоз хезмәтенә җигелдем. Трактор да йөрттем, сабанчы да булдым. Тормыш иптәшем Фәхерлислам белән дә шунда таныштым. Ул да тракторчы иде. Ул ял иткәндә техникага мин утырам, мин аргач ул утыра. Шулай бер-беребезне алмаштырып хезмәт иттек”, - дип искә ала яшьлек елларын Нурия әби.

Нурия әбигә шулай ук Урта Азия җирләрендә дә яшәргә туры килгән. Анда ул шахтада хезмәт куйган.
Нурия әби тормыш иптәше Фәхерлислам абый белән ике ир бала, бер кыз үстергәннәр, аларга лаеклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарга ярдәм иткәннәр.

“Аллага шөкер, балаларым биткә кызыллык китермәделәр, бик тәртипле булдылар. Хәзер алар тәрбиясендә, аларның игътибарын, ярдәмнәрен тоеп гомер кичерәм”, - ди әби үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев