Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Нуркамал әби Ягудина: “Тынычлыкның кадерен белик!”

Дәһшәтле сугыш яшь кызларга да ир-егетләр җаваплылыгы салган.

Алар бик тиз олыгаерга мәҗбүр булган. Өлкәннәр белән беррәттән иң авыр хезмәтне дә башкарганнар, ачлык-ялангачлыкка да түзгәннәр, якыннарын югалту ачысын да сабыр гына кичерә белгәннәр. Багыш авылында яшәүче 97 яшьлек Нуркамал әби Ягудина да сугышны бер куркыныч төш кебек искә ала.


“Миңа ул вакытта 17 яшь иде. 1941нче елның июнь иртәсен ачык хәтерлим. Ниндидер серле тавышлар ишетеп урамга йөгереп чыктым. Карыйм, төркем-төркем хатын-кызлар сөйләшеп тора. Күңелемә ниндидер шом керде. Ни булды? Берәр хәл бармы? дип сорыйм. Сугыш башланганын шунда белдем. Әй еладым, әй еладым. Төнге берләрдә-икеләрдә алып чыгып китәләр иде ирләрне. Кайсы ирен, әтисен, абыйсын, кайсы сөйгән ярын озата. Күз яшьләре диңгез кебек акты. Авылыбызга һәр көнне кара пичәтле хат килде. Бик күп хатыннар тол калды ул заманда. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуелды инде. Әмма үзәк өзгеч әрнү тавышлары колагымда әле дә яңгырый кебек”, - дип искә ала әби.


Нуркамал әби гаиләдә икенче бала булып үсә. Сугыш башлангач абыйсы Ризатдинны да фронтка озата ул. Шулай итеп, хезмәтнең иң авыры Нуркамал әбинең җилкәсенә төшә. Берсеннән-берсе кечкенә энекәшләрен-сеңелкәшләрен дә караша, урман кисү, окоп казу эшләрендә дә катнаша. 13 яшеннән кул арасына кереп, олылар янәшәсендә нәрсә кушсалар, шуны үти. Өстәвенә, әнисенең исәнлеге дә начар була. Әни урынына калган апа кеше гаиләнең ныклы терәге була.


“Хәтерлим әле, кара пичәтле кәгазь алдык. Анда абыйның үлүе турында язылган иде. 20 генә яшьлек иде бит әле ул. Шунда ук үлгәнче язып калдырган хаты да бар. “Сугышка керәм, догагыздан ташламагыз, исән калсам чыгам, үлсәм бәхил булыгыз”, - диелгән.


Нуркамал әби тыныч тормышта күрше егете Мингәрәй абый белән гаилә корып, 7 бала тәрбияләп үстергән. 48 ел парлы гомер иткәннәр алар. Мингәрәй абый күптән вафат инде. Бүгенге көндә Нуркамал әби кызы Мәдинә апа белән гомер кичерә. Бик олы яшьтә булса да, кәефе күтәренке, хәтере ачык аның. Шунда ук җырлап та җибәрә ул, үзе иҗат иткән шигырьләрен такмаклап көлдереп тә ала. Бөек Җиңү көнен исән-имин каршы алуына да бик сөенә.


Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев