Нурсәйлә әби Гыймадиева: “15 яшемнән кирпеч сугарга йөрдем”
Шыгай авылында яшәүче Нурсәйлә әби Гыймадиева өй тулы балалары, онык-оныкчыклары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен каршылады.
(5 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Нурсәйлә әбине олы юбилее белән районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Юрий Бушуев тәбрик иттеп, район башлыгы исеменнән котлаулар ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Нурсәйлә әби 15 яшеннән авыр эшләргә җигелгән. Кирпеч сугу, урманда эшләүләр дә эләккән аңа. Озак еллар фермада хезмәт иткән, гектар-гектар чөгендер эшкәрткән.
Туган авылына тормышка чыгып, 5 бала тәрбияләп үстергән. Кызганычка каршы, олы улын вакытсыз югалткан.
“Балаларым бик карый. Ялгызым яшәсәм дә, янымнан кеше өзелми”, - ди әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев