Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Өч яшьлек кыз әтисенең пистолетыннан сеңлесенә аткан

Американың Канзас штатында 3 яшьлек кыз әтисенең пистолетыннан 1 яшьлек сеңлесен атып үтергән. Аларның 24 яшьлек әтиләре шунда ук полициягә шалтыраткан. Бу хакта «Mirror» басмасы хәбәр итә, дип яза «LIFE» сайты.

  Гаилә башлыгы пистолетын каминга куйган, ә үзе йокы бүлмәсенә чыгып киткән, дип хәбәр ителә. Бу вакытта кызлар коралны табып, аның белән уйный башлаганнар. Озакламый аткан тавыш ишетелгән. Пуля 1 яшьлек сабыйның маңгаена тигән. Ул шунда ук үлгән.

Бу вакытта әниләре өйдә булмый, аңа фаҗига турында полиция участогында гына әйтәләр. Хәзер гаилә башлыгы үтерүдә, балалар өчен куркыныч тудыруда һәм законсыз корал саклауда гаепләнә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/oc-yaslek-kyz-atisenen-pistoletynnan-senlesena-atkan-5871918

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/kids-playing-with-sword-toys_11385224.htm#fromView=search&page=3&position=4&uuid=25f42c95-b1b0-413d-8404-6c4ac40d1f7e&query=два+ребенка+играют+с+пилстолетом

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев