Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Язмыш

Популяр блогер Илүзә бармаксыз кала язган

«Татар малай» сәхифәсен алып баручы блогер Ренат Галиәхмәтовның хәләл җефете, блогер Илүзә белән бәхетсезлек очрагы килеп чыккан.

  Ул Мәскәүгә китәргә җыенганда гына кул бармагын нык итеп кискән. Бармактан киткән канны үзенә һәм апасына туктатырга туры килгән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Самолетка соңга калмас өчен, блогер шул килеш Мәскәүгә очкан. Анда травмпунктка кереп, бармагын тектергән. Яра бик тирән, шул сәбәпле, Казанга кайткач, тикшерергә кирәк булачагын искәрткәннәр.

Хәзер блогерның кулына гипс куйганнар, аңа операция булырга тиеш.

Илүзә күптән түгел генә Мәскәүдә күкрәкләрен кечерәйтү өчен операция ясаткан иде.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/populyar-bloger-iluza-barmaksyz-kala-yazgan-5873218

Фото: Илүзә Галиәхмәтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев