Рәис Ваһапов: “Шигырьләр күбесенчә төнлә туа”
Апаста яшәүче иҗатташ дустыбыз, шигырьләре, эчтәлекле хикәяләре белән укучы күңелен яулаган хәбәрчебез Рәис Ваһапов бу көннәрдә олы юбилеен билгеләп узды.
(16 октябрь, «Апастово-информ»)
Апаста яшәүче Рәис Ваһапов гади генә әйберләрдән дә матурлык, мәгънә күреп, аларны үтемле итеп шигырь юлларына сала белә. Туган җиргә, әнисенә булган ярату да, табигать фасылларының үзенчәлеге дә шигъри тылсым булып укучы күңеленә күчә. Иҗат җимешләре “Таң нулары” исемле китапка тупланып, басылып та чыккан. Китапта шигырьләр һәм сугыш елларында эшләгән тракторчы кызлар турында повесть урын алган.
-Минем иҗат юлына кереп китүемә иң беренче әниемнең зур йогынтысы булгандыр. Әнием Фәйрүзә үзе дә мөнәҗәтләр яза, җыр-моңга гашыйк кеше иде. Иске Йомралы урта мәктәбендә укыганда класс җитәкчебез, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәйсәрә апа Каюмованың безнең каршыга басып, күңелгә сеңдерерлек итеп, ләззәтләнеп шигырь яки берәр проза әсәре укуы күңелгә кереп калган, - ди ул.
Рәис абый беренче шигырьләрен үзе өчен генә, мәктәп елларында яза. Балачак кыюсызлыгы белән аларны кешегә күрсәтми. Шигырьләр яшерен куен дәфтәрендә саклана. Тик күңел түреннән ургыган хисләрне тыеп калып буламени?
-21 яшемдә 3 ай Кырымда булырга туры килде. Андагы искитмәле, гүзәл табигать нык тәэсир итте. Анда Бакчасарай фонтаны турында озын шигырь иҗат иттем. Әниемнең ул шигырьне күрше апаларга укып, елашып утырганнары истә, - ди үзешчән шагыйрь.
Рәис Ваһапов исеме вакытлы матбугатта 2015 елдан соң күренә башлый. Беренче шигыре “Йолдыз”да басыла. Ул – “Апасым” дип атала. Туган якка, районның гүзәллегенә багышланган шигырь укучы күңеленә тиз барып җитеп, матур фикерләр дә ишетелә. .
-Шигырьләр күбесенчә төнлә туа. Моңа телевизордан караган тапшырулар, андагы кешеләр, көндез хәтергә сеңеп калган табигать күренешләре, хатын-кыз гүзәллеге һәм башка әйберләр дә йогынты ясый. Иң яраткан шагыйрәм – Лена Шагыйрьҗан. Аның иҗатының бөеклегенә сокланып иҗат итәм. Шигырьләр хисләрдән үрелеп күңелгә языла бара. Аннан кәгазьгә төшерелә. Шул минутта аны язып куймасаң, иртә белән инде ул беренче күңелгә килгән кебек матур булып тоелмый. Күп шигырьләрем җыр булып языла. Хәзер иҗатым көз турында. Күңелгә күп тәэсир иткән ел фасылы – көздер ул! – ди Рәис абый.
Рәис абый шигырьләренә язылган җырлар да бихисап. “Авылыма кайтам”, “Бәхетләрне эзләп йөрмәгез”, “Көзге романс” шундыйлардан. Аларның тиздән сәхнәләрдә җырланачагына шик юк.
“Таң нулары” китабы инде укучы кулында. Аның берсе район туган якны өйрәнү музееның үзешчән язучылар күргәзмәсендә дә урын алган.
Көзге хисләр
Җәйге гүзәллектән хисләр
Туа да онытыла.
Көзләрдә кабынган хисләр
Ярсып тышка атыла.
Йә моңнар булып сибелә –
Сары яфраклар кебек.
Йә яшьләр булып түгелә –
Йөрәкне телеп-телеп.
Ирексез ятса сагыш-моң,
Эчтә янып-көйдереп,
Кабыныр да сүнәр күк бу җан,
Дөрләгән дары кебек.
Күңелдә кабынган хисләр
Миндә ятмый тилмереп,
Ак кардагы эзләр сыман,
Китә тезелеп-тезелеп...
Юк, алар бетми, югалмый,
Эрегәндә ак карлар.
Язгы гөрләвекләр тавышы –
Минем җырларым алар!
Көзге яңгыр
Елады көз,
Яңгыр итеп койды яшьләрен,
Әрнеп елагандай сагышлы кыз,
Тыя алмыйча яшерен хисләрен...
Елады көз,
Түбәләргә ятып,
Тып-тып килеп, гөрләвектәй көлеп,
Язлар хатирәсен уятып,
Әй, көзкәем,
Кичтән таңга кадәр
Әллә син дә шуңа еладыңмы?
Җәй гөлләре күптән сулган инде,
Әллә син дә быел соңладыңмы?
Көзге яңгыр – гүя моңлы бер җыр...
Зинһар, көзем, зинһар үртәмә әле!
Болай да битчак-чак түзәм әле,
Якты кояшымны көтәм әле.
Әй, көзем
Әй, көзем, гел шулай калсаңчы:
Сукмагы сап-сары яфраклы,
Бизәккә төренгән миләшле,
Баланлы – кып-кызыл җимешле!
Әй, көзем, гел шулай калсаңчы:
Китерче җылысын җилләрнең,
Китермә салкынын төннәрнең,
Көйдермә соң аткан гөлләрне!
Ишетте көзкәем – яшь түкте:
“Нигә, - ди, - сез түгел рәхмәтле?
Болай да бирдем бит уңышны,
Көннәрем булды гел кояшлы!
Һаман да җитми бу кешегә –
Мал җыя, җай эзли үзенә!..”
Шулай ди, ә үзе янәдән
Су сибә үсенте төбенә.
Көзге чәчкә
Сап-сары көзләрдә кып-кызыл чәчкәләр –
Җәйләрдән китмәс күк яран гөл.
Яфраклар коела, җил дулый, ә аңа
Көзме бу, язмы бу – барыбер!
Ничә ел буена өебез түрендә
Без аны гел назлап үстердек.
Кояшның назына омтылган бу гөлне
Быел яз бакчага күчердек.
Давылмы, салкынмы, кыраумы –
Берсен дә сизмәде яран гөл!
Ямь-яшел яфраклар,
Кып-кызыл чәчкәләр...
Өч көннән инде бит ноябрь!
Сокланып туймаслык яран гөл
Чәчкәдә утыра ничә ай!
Картлыкта адашып йөрүче яшьлектәй,
Яшьлектән китмәскә карышкан сылудай!
Алтын көз
Ашыгам бу матур көзләрдә
Тын калган урманда йөрергә –
Ашкына күңелем, ашкына
Гүзәллек дөньясын күрергә!
Кызылдан киенгән миләшләр,
Өрәңге, каеннар – сарыдан,
Имәндә алтын төс – барысы да
Бизәлгән көз-рәссам кулыннан.
Яшелдән, сарыдан, кызылдан –
Күзләрне иркәли төсләре.
Яфраклар гүзәллек сибәләр,
Тудырып рәхәтлек хисләре!
Кайтырга кирәк тә, урманны
Килми бит калдырып китәсем.
Дөньяның иң матур төсләре
Көзләрдә икән бит, күрәмсең!
Сентябрь алмалары
Тып-тын бакча,
Кошлар тавышы да юк.
Тик шып итеп төшә соңгы алма...
Сентябрьнең төне.
Бер гүзәл кыз туй иртәсен көтә,
Ак җилкәнен җәеп язмышына.
Яңгыр ява дисәм, яңгыр түгел,
Юеш һава – чыклы томан сарган.
Япь-яшь ана.
Хәсрәтләре, бала борчулары
Йокыларын алган – уйга салган:
“Кавышуларны көтү озак та бит,
Ялгыз калулары бигрәк тиз;
Ялгызлыкны язган икән язмыш,
Йә, йөрәгем, чыда, әзрәк түз!
Минем күңелем – көзге елак иртә,
Җаным – тулып пешкән сусыл алма...
(Аңла инде, язмыш, мине аңла!
Юк, тукта әле, тукта!).
Йә, Ходаем, сакла багалмамны,
Ялгызлыктан сакла, салма утка!”.
Рәис Ваһапов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев