Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Рәхимә әби Гыймадиева: Чабата киеп үскән балалар без

Татар Черкене авылында яшәүче Рәхимә әби Гыймадиева 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады.

(15 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Рәхимә әбине олы гомер бәйрәме белән ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Салават Закиров һәм Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән тәбрик итеп, иң изге теләкләрен җиткерделәр, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

  Рәхимә әби озак еллар сәүдә өлкәсендә эшләгән. Яшьли тол калып, 4 кыз, 1 егет үстергән. Аларны аякка бастырган, туры юл күрсәткән. Бүген балаларының, кияү-киленнәренең, онык, оныкчыкларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яши.

  “Юклыгын да, ачлыгын да күрдек. Чабата киеп үскән балалар без. Ләкин чабатага тилмермәдек, чөнки әтиебез бар иде. Сатучы булып эшләдем. Гел алдынгы булдым. Бүгенге мул, рәхәт тормышка сөенеп яшим”, - ди әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев