Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Сөенечләре дә, кайгылары да үземнеке

.

 

Сөю, мәхәббәт, тугрылык, шатлыклар, шуларны аралаштырып килгән ачы югалтулар, һич нигә дә карамыйча яшәргә, алга омтылу хисләре белән тулы гомер юлы. Бу тойгыларны, бәлки, бөтен кеше аңлап та бетермидер. Ләкин алар Апас районы Дәүләки авылында гомер итүче Зөбәйдә Хисамованың йөрәк түрендә яши, аның яшьле күзләренә язылган.

Үтмәс кебек көннәр үткән. Бу сынаулар әлеге сабыр ханымга корыч йөрәк бүләк иткән.

-Шатлыклары да, кайгылары да үземнеке. Язмышыма үпкәләргә хакым юк. Шөкер, дөрес юлдан атладым, әти-әнием исеменә тап төшермәдем, балаларымны кеше иттем, хезмәттә үз урынымны булдырдым. Елыйсы килгәндә дә көләргә, максатыма үз тырышлыгым белән ирешергә өйрәндем, ди ул.

Зөбәйдә апа тумышы белән Урта Балтай авылыннан. Әнисе укытучы, әтисе кулына агроном белгечлеге алып, төрле урыннарда җитәкче булып хезмәт икән. Язмыш аны үзе дә сизмәстән әнисенең һөнәрен дәвам итүче укытучылык юлына алып килгән, ә тормыш юлын парлап дәвам итәр өчен Дәүләкинең агроном егете, газиз әтисенең, кайнатасының алмашчысы булырлык Илгизәр белән очраштырган. Бер үк һөнәр ияләре бер йодрыкка тупланган.

-Шәһәргә укырга киттем дә, ияләшә алмыйча, авылны сагынып кире кайттым. Дәүләки авылы китапханәсенә эшкә урнаштым. Менә шунда булачак тормыш иптәшем белән очраштык та инде. Үзе чая, үзе оялчан егетнең ул чактагы күз карашы бүгенгедәй хәтеремдә саклана. Җиде ел очрашып йөрдек. Икебез дә берүк елны югары уку йортлары тәмамладык. Илгизәр агроном, ә мин укытучылык дипломы алдым. Аннан белгечлегебез буенча бер ел эшләдек һәм бер-беребездән башка тора алмаслыгыбызны аңлап гаилә кордык. Бездәге сөюне, аның миңа булган хөрмәтен, ихтирамын, мөгаен, мәхәббәт романнарында гына очратып буладыр. Без бик бәхетле яшәдек һәм мәхәббәт җимешләребез булып өч кызыбыз туды, - ди Зөбәйдә апа.

Ләкин бу парлы бәхет сынар өчен генә бирелгән булган күрәсең. Гаилә корып, 11 ел вакыт узгач, үзләрен таныштырган 30 сентябрь көнендә Зөбәйдә апа Илгизәрен мәңгелеккә югалта. Каенана йортында, әле кечкенәсенә 5 кенә яшь, ә олысына 10 яшь тулган эреле-ваклы өч кызын кочаклап тол кала ул.

-Үзенең кыска гомерле икәнен белеп яшәде. Кызларны кеше итәрсең дип гел әйтә иде. Бер көнне: “Миңа алты бүре ябышты. Алардан котылып кала алмадым. Озак яшәмәм инде мин”, - дип үзенең төшен сөйләп үзәгемне өзде. Озак та үтми миңа да төш керде. Яңа гына авылыбызда вафат булган абзый, урманга утынга барабыз дип, Илгизәрне алырга кергән иде. Мин безгә утын кирәкми дип кире борырга тырышсам да, ул чыкты да, утырып китте. Шушы төштән соң, бер ел узгач, “Хәзер кайтам!”, дип калган җиреннән аның таң белән җансыз гәүдәсен алып кайттылар. Безгә йөрәк дип аңлаттылар. Бик көтелмәгән югалту һәм аңлатмалары булмаган үлем иде бу”, и Зөбәйдә апа.

Илгизәр абыйның: “Әгәр Зөбәйдәне үземнеке итсәм, үлсәм дә риза”, - дип яратып әйтелә торган сүзләре булган. Аның чын, ихлас сөюен сыйдырган әлеге йөрәк авазы Зөбәйдә апа күңеленә барып җиткән. Тик, яратышып кавышкан парларга тормыш сукмакларын ахыргача җитәкләшеп узарга гына язмаган. Күңел ярсуларын моңланып баскан, эшен дә җырлар көйләп башкарган ирнең: “Әгәр агроном булмасам, җырчы булыр идем мин!” – дигән хыялы тормышка ашмый калган.

Бу югалтуны сабыр иңнәрендә күтәрер, кызларына күңел төшенкелеген сиздермәс өчен, Зөбәйдә апа тик тормаска, үзенә шөгыль табарга тырыша. Бәйли, тегә, чигә. Илгизәрен югалткан елны кызларына 7 свитер, күпме башмак, оекбаш , бияләй бәйли ул.

-Сынаулар моның белән башланмады һәм соңгысы да булмады. 20 ел эчендә 6 якын кешемне күмдем мин. Без төп йортта яшәдек. 1987 елда 1 яшьтә 5 айлык Зөлфия һәм 2 яшьтә 7 айлык Илсөя кызларым Чирмешән елгасындагы суга батты. Алар бер могҗиза белән генә исән калды. Укытучы Мәрзия апага, аның улы Рифат Гыйбадуллинга хәзер дә рәхмәт укыйм. Бер елдан, кызу урак вакытында, ындыр табагында орлыкны сортларга аера торган барабанга эләгеп, ирем беләзектән сул кулын кистерде. Иң элек Дәүләки авылында абруе белән дан казанган, озак еллар колхоз председателе булып эшләгән каенатам, ике елдан соң 40 яшендә ирем Илгизәр вафат булды. Аннан безнең белән бергә яшәгән, иремнең абыйсы 52 яшендә Чирмешән елгасындагы суга батып үлде. Үз әтиемне, каенанамны кадерләп соңгы юлга озаттым. Инде бөтен кайгылар артта калгандыр дип йөргәндә, быел июнь башында 53 яшендә бертуган энем Марат кинәт кенә үлеп китте, - ди ул. Әнием инде олы яшендә булганлыктан, энемне соңгы юлга озатуны, ашларын үткәрүне кызларым белән бергә башкарырга туры килде.

Зөбәйдә апа бик эшчән гаиләгә килен булып төшә. Каенанасы Назирә апаның йон эрләргә утыргач, шул ук вакытта китап та укуы, телевизорны да күзәтеп баруы хакында сокланып сөйли. Үзе дә сер бирергә яратмый. Ташландык, җимерек хәлдә яткан әйберләрне өнәми. Ир кеше эше, хатын кыз эше дип аерып тормый, шунда ук төзәткәләп, эшләп тә куя. Аның кулында балта белән чүкечне дә, инә белән табагачны да очратып була.

Шунысы игътибарга һәм ихтирамга лаек: Зөбәйдә апа 36 яшендә ирен югалтканнан соң да, аңа 21 ел дәвамында тугрылык саклый белә. 30 ел каенана белән тора. Аягы сынып, урын өстендә ятканда да, күзләре күрмичә ике ел яшәгәндә дә кызлары белән берлектә аңа терәк була, кадерләп соңгы юлга озата.

-Без аны дарулардан тыш та, бары тик яратуыбыз, тәмле телебез, кадерләп яшәтүебез белән дәваладык, озын гомер бүләк иттек. Үз әтиемне дә кадерләп, соңгы минутына кадәр янында булып, бәхиллеген алып озаттым, - дип игелекле эшләренә дә тукталып китте.

Урта Балтайда үзе генә яшәп ятучы 83 яшьлек әнисен карау, булышу да, энесе белән сеңелесе Мәскәүдә яшәгәнлектән, гомер буе аның карамагында була. Өй башларын, тәрәзәләрен, электр үткәргечләрне алыштырту, капкаларын яңадан эшләтү, өй тирәсенә рәшәткәләр тоттыруны да әлеге батыр ханым үз өстенә алган.

Зөбәйдә апа Хисамованың эш стажы 40 ел. Шуның 38 елын балаларга белем биргән ул. Һөнәре буенча биология укытучы. Шуңа да матурлыкка гашыйк, табигатьне, әйләнә-тирәне яхшы аңлый, кешене-кешедән, яхшыны-яманнан аера белә. Китаплар укырга ярата, аның күңелендә шигърият аерым урын алып тора. Нык характерлы, көчле рухлы да, кирәк вакытта нечкә күңелле дә була белә. Һөнәренә бирелгәнлеге уңышларында чагылыш таба. Ул 2007 елда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министырлыгының күкрәккә тагыла торган ”Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнә, ә 2012 елда Апас районы башлыгының Грантына ия була. Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбендә 10 ел директор урынбасары, 8 ел дәвамында директор булып эшли. 2004 елда белем йорты “Татарстанның иң яхшы мәктәбе” исемен ала, 2011 елда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 мең сумлык Грантын ота. Мәктәп яны тәҗрибә участогында теплица булдырыла, матоблок һәм печән чапкыч алына, эш кораллары туплана, мәктәп тирә-ягы чәчкә-гөлләргә күмелә. Укучыларының да район, зона, республика бәйгеләрендә яулаган уңышлары бихисап.

Хәзерге вакытта Зөбәйдә апа лаеклы ялда. Ләкин кул кушырып, ямансулап утырырга вакыты юк. Бакча тулы яшелчә, җиләк- җимеш, ишегалды тулы төрледән-төрле чәчәк, йорты тулы гөл аның. Хәтта ясалма күллек тә булдырган, беседка ясатып куйган, кайнатасы төсе итеп саклаучы җәйге йортны ял бүлмәсенә әверелдергән. Әлегә буш вакытлары яшелчәләрне кышка әзерләп, бакчада кайнашып уза. Узган ел бакчасындагы кура җиләгеннән 68 килограмм уңыш җыеп алса, быел суган, сарымсак, помидор бик күп уңыш биргән. Шул ук вакытта мендәр тышлары, картиналар чигәргә дә буш ара таба. Кич утырып шигырьләр укый. Иң ошаганнарын хәтердән ятлый. Төрле фестиваль-бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар ала.

Ә иң зур шатлыгы һәм горурлыгы – балалары аның. Сыңар канатлы булса да, өчесенә дә югары белем биргән. Кызлары Илсөя, Зөлфия, Гөлназ барысы да, дәү әтиләре, әтисе юлын сайлаучылар - югары белемле агрономнар. Тормышта үз урыннарын, үз һөнәрләрен тапканнар. Кечкенә кызы бүгенге көндә Германиядә яши. Анда үзен яшелчә үстерү буенча белгеч буларак таныта. Зөбәйдә апа да яңа гына Германиядә Гөлназ янында булып, гади генә бер авылда туып, гади авыл мәктәбен тәмамлап, чит илләрдә үзен кыю тотарлык кыз үстерүе өчен сөенеп тә, горуланып та кайткан. Нәни оныкчыгы Динә дә Зөбәйдә апа өчен яшәешнең олы бер бүләге.

Ләйлә Вәлиәхмәтова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев