Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Язмыш

Сөрмәдия апа Зиннәтуллина бүген дә җитез әле

Кормаш авылында яшәүче Сөрмәдия апа Зиннәтуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

(13 май, “Апастово-информ”). 

Район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин, Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов иң изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук җирлекнең ветераннар Советы да котлады үзен. Балалары да иртәдән янәшәсендә булды. 

Сөрмәдия апа үзе Арча районы Урта Курса авылы кызы. 9 балалы гаиләдә туып-үсә.

- Әти гел күченеп йөргәнлектән, язмыш Апас якларына алып килде. Сугыш башлану сәбәпле, 5 класс кына белем алу насыйп булды. Яшел Үзәнгә китеп, хәрби заводта эшләдем. Язмышым авыл белән бәйләнгән булган күрәсең, - ди шигъри җанлы, җор телле Сөрмәдия апа.

Сөрмәдия апа Зиннатуллиннар озак еллар сәүдә өлкәсендә эшләгән. Аңа кадәр колхозда хезмәт иткән. 

Сөрмәдия апа бүген дә җитез, чая, баскан җиреннән ут чыгара торган хатын-кыз. Ул тәрәзә төбен, өен тутырып гөлләр үстерә. Бик яратып, үзе генә белгән рецептлар белән тәмле-тәмле ашлар пешерә. Нинди генә эшкә тотынса да, күңелендә дога йөртә. Гарәп телен өйрәнгән. Аш бүлмәсендә генә язу өстәле урын алган. Күңеленә килгән уй-хисләрне ак кәгазь битенә төшерә бара. Бүген инде аның 9 шигырь китабы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев