Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Сындырып сынар язмыш (Ләйлә Шиһабиева)

(Хикәя булган хәлгә нигезләнеп язылды)

Әлфиягә моннан бер атна элек ук районга тикшерү белән командировкага барырга кирәклеген әйттеләр. Баштарак калага ияләшә алмый тилмерсә дә, хәзер бер дә кайтасы килми шул.

Күченеп килгән чаклары исенә төште. Кысан иде аңа шәһәрдә. Тыны кысыла, сулыш ала алмый тилмерә иде. Мыжлап торып, ваемсыз гына үз мәшәкатьләре белән чапкан кешеләргә дә ияләшә алмады. Авыл кызы булгач нишләсен инде. Хәзер менә үз урынын тапты, киресенчә, фатирын сагынып, ашкынып кайта.

Күптән инде каладан озакка аерылганы юк икән. Шулай да хәбәрне борчылып кабул итмәде. Тыныч кына әзерләнде. Артык чит тә, күңеленә бик якын да район түгел. Шулай да таныш-белешләре бар. Бергә укыган кызлар-егетләрнең кайберләре районнарында төпләнеп калган. Насыйп булса, кайберләре белән очрашырбыз дип, кечкенә генә булса да күчтәнәчләр алды.

Машинадан төшеп, авыл урамы буйлап атлаганда ук, Әлфиянең күзе мунча морҗасыннан күтәрелгән төтенгә төште. Әнә шул күренеш, бәгырьләрен айкап, күңелләрен актарып чыгарды. Мунчага утын тутырырга кергән җирдән иренең җансыз гәүдәсенә тап булды бит ул. Шул мизгелдән бәхетле тормышы әйләнеп кайплангандый булды. Башка биредә яши дә алмады. Әле салынып бетеп, нигезе дә утырырга өлгермәгән йортын калдырып, баласын кочаклап калага чыгып китте. Ул йортка башка әйләнеп кайтмады. Хәзер анда иренең энесе тора. Әлфия белән Зөфәр генә рәхәтен күрә алмады. Гәрчә, хәләл акчаларына, үзләре көч куеп салсалар да. Күңелсез вакыйгаларның шахиты булган торакны инде Әлфия кирәксенмәде.

Әлфия 5 яшенә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә үсте. Күбрәк әтисенең әнисендә, ягъни дәү әнисе янында булды. Әтисе -  хәрби кеше. Ул шәһәрләр буйлап йөргәндә, әнисе дә тормыш иптәше янында булырга теләп, аның белән юл ала. Яшәү урынын алмаштырганда, урнашып беткәнче дип, кызларын шәһәргә кайтарып куялар. Кызны кайтып аласы урында, әнисе Гөлфия үзе әйләнеп кайта. Ул чит җирләргә дә, әтисенең эш тәртибенә дә ияләшә алмый. Шулай итеп, юллары аерыла. Әлфия әтисенең зур капчык белән күчтәнәчләр төяп берничә тапкыр кунакка кайтуын хәтерли. Кыз үсә төшкәч башка күренмәде. Әтисе чыннан да вафат булганмы, әллә әнисе генә шулай ышандырганмы, Әлфия әле дә төгәл җавапны белми.

5 яшендә Әлфия әнисе белән бистәгә кайтып төпләнде. Аңа әнисе янында бик тә рәхәт иде. Читтә яшәгәндә нык сагынуын аңлады. Шуңа да, башка яныннан җибәрәсе килми иде. Әти дип тә артык аптыратмады. Йортта ике хатын-кыз тынычта, рәхәттә, ике дус кебек сөйләшеп, серләшеп, имин тормышта көн күрделәр. Артык дөнья кумадылар, мал дип өзгәләнмәделәр. Булганының рәхәтен күреп, үзләре өчен яшәделәр.

Әнисе кайту белән кибеткә эшкә керде. Һөнәре буенча укытучы булса да, башка ул хезмәткә барырга теләмәде. Кияүгә чыкканчы 1 ел балалар белән эшләгән иде. Әтисе белән яшәгән елларда ул хуҗабикә булып кына торган. Ничәмә еллардан соң, кабат мәктәпкә тартылмады. Кибеттә ике сатучы сменалап хезмәт иттеләр. Акчалары да булды, тәмле әйбердән, матур киемнән дә өзелмәделәр. Бәхетле балачак кичерде Әлфия.

Хезмәтен яратып башкарса да, әнисенең күңелендә яшь буын янәшәсендә эшләү, белем һәм тәрбия бирү хыялы калган иде, күрәсең. Ул Әлфияне кечкенәдән укытучы булырга әзерләде. Кызчык хәтта башка һөнәрләр дә барлыгы турында уйлап та карамады. Бар фәннәрне дә әйбәт үзләштерде. Табибә дә, юрист та, икътисадчы да була алыр иде. Әнисенең балалар янәшәсендә күрәсе килде.

Әлфия физика-математика факультетына укырга керде. Бары тик бер генә имтихан тапшырып, кызыл аттестат белән кабул иттеләр аны. Укыганда да мәшәкатьләр чыгармады. Өлгер студентлар рәтендә стипендия алып укыды. Әнисенең шатлыгы, горурлыгы булды.

Әлфия кулына диплом алуга районның үзәк мәктәбенә эшкә кайтты. Тырыш укучыларын ике куллап кабул иттеләр. Дәресләрен дә бирделәр, класс та ышанып йөкләделәр. Рәхәтләнеп эшлә генә. Әлфия әнисенә охшаган. Эштән куркып кала торганнардан түгел. Кая кушсалар, шунда эшли алыр иде.

Яшь, энергиясе ташып торган укытучы балаларны кайларга гына алып бармый. Эшче һөнәрләр белән таныштырырга теләп, төрле коллективлар, оешмаларга ияртеп йөри. Янгын сүндерү бүлегендә, икмәк пешерү комбинатында, хәтта таш чыгара торган карьерда да була алар. Чираттагы очрашу – кирпеч заводында. Укучыларын ияртеп килгән яшь кызны оешманың яшь инженеры Зөфәр каршы ала. Ике яшь йөрәкнең очрашу сәбәбе шушы көн була. Икесенең дә күңелендә ниндидер очкын кабынып, алар иң якын дусларга әвереләләр. Соңрак дуслык күпере аша мәхәббәт юлы салына. Һәр очрашу җылы тәэсирләр калдыра. Бер-берсенә тартылу көче арта бара. Әлфия үзе дә сизмәстән, гашыйк утында яна. Зөфәр исә чын ирләрчә аның артыннан чаба. Бу көннәрне онытырга теләми Әлфия. Алар исенә төшкәндә йөрәк тибешләре ешаеп, уй-хисләре белән яшьлегенә таба йөгерә. Шушы саф, самими, ихлас хисләрне саклый гына алмадылар. Юллары аерылып кына калмады, хатынны гомерлек ялгызлык һәм газап утына салды. Күңеленә авыр булудан куркып, авылга кайтмаска тырыша да инде Әлфия. Сагынуы баш калкыттымы, Зөфәрнең үлгән көне якынлашу тәэсир иттеме, инде чит авыл да бар хисләрен кузгатты. Тәне буйлап дерелдәү йөгерде. Көр тавышлы мәгариф бүлеге мөдире генә азрак айнытып, шаярткан булып сүзне ялгап җибәрде.

-Нинди авылга килеп эләгүемне белмим. Шулай да, ул мин яшәгән авылга бик охшаш. Урамнары, йортлары таныш кебек. Безнең авылның юлларын да нәкъ шулай киң итеп ачып куялар иде. Тирә-юненә кар өелеп, рәшәткәләрне күмеп китә иде. Сагындырган икән шул.

-Кайтып килмичә, сагыну басылыр дип уйламыйм. Чит авыл үз була алмый инде ул. Ә сезне үзебезнең районда күрүемә, нәкъ тә шушы авылда каршы алуыма бик шатмын. Бирегә тукталуның сәбәбе бик гади – яңа мәктәп ачылудан тыш, озак еллар директор булып эшләгән Мирза абыйның бүген 90 яшьлек юбилее. Министрлыктан килгән кешеләр котласа, аңа икеләтә бәйрәм булыр иде. Азрак чәйләп алу да шунда булыр...

Әлфия тагын коелып төште. Зөфәрнең дә Мирза исемле укытучы туганнары бар иде бит. Әгәр шул кеше булып чыкса ул нишләр? Ул кешеләрне күптән исенә дә алганы юк иде лә. Үзе генә түгел, өч кеше килделәр бит. Ничек инде, үзе генә бармыйм дип әйтә алсын. Әлфия үзенең кая килгәнен дә онытып, дулкынлана, каушый башлады. Бары өй эченә кереп, чал чәчле абзыйның җилкәләренә кагылгач кына үзенең Зөфәрләр авылыннан бик еракта булуын аңлап, җиңел сулап куйды.

-Мирза исемле мең кеше очрар. Кем очраса да шулай акылың югалтырсыңмы, тиле хатын, - дип үзен тиргәп тә алды. Абзый сөйләгәннәрне тыңлаганда шактый ачылды, тынычланып калгандай булды. Үзенә хаталанырга да, артык йомшарга да ярамавын ул аңлый иде.

Иртәдән тикшерү эшләре башлана. Башка үткәннәр турында уйламыйча, башын ял иттерергә үзенә сүз бирде. Бүгенге көн матур һәм тыныч бит. Ни өчен соң еракта калган еллар эчендә казынырга. Киткәннәрне кайтарып, өзелгәнне ялгап, мәңгегә югалтканны  табып булмый.

Ярты еллар аралашып, мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлап бетергәч кенә Әлфия Зөфәрнең өйләнгән булуын белде. Аның бөтенләй башка республикада эшләп, эре оешманың филиалы туган якларында ачылгач, кире кайтуын ул алдан да ишеткән иде. Һич кенә дә анда гаиләсе калгандыр дип башына да китермәде. Белгәч тә артык игътибар бирмәде. Хатыны калган имеш, балалары юк ич. Димәк, сөюгә киртә табылмаячак.

Һәрчак акыл белән хәл иткән, алай җиңел уйларга бөтенләй дә сәләтле булмаган кызны ярату дигән серле хис әнә шулай үзгәртте дә куйды. Иң мөһиме – аралары әйбәт булсын да, егетнең гаиләле булуын башкалар белмәсен.

-Калганы җайланыр. Ияреп кайтмаган бит. Димәк, кирәге дә әллә ни булмаган. Икәү бер уйда булганда барысын да җайларбыз, - дип уйлады ул.

Зөфәр игътибарлы да, ярдәмчел дә булуы белән аерылып торды. Әлфиягә дә, аның әнисе Гөлфиягә дә зур терәк булды. Ничек кенә бергә булырга теләсәләр дә, аларга кавышу мөмкин түгел иде. Чөнки, Зөфәр беренче хатыны белән аерылышмаган. Эшләгән акчасының да бер өлешен хатынына салып тора. Аның бирегә кайтмаячагын төгәл белгәнгә, үзенең аерылышырга гариза язуын көтеп йөрде. Өйләнү турында сүз кузгата алмады. Әлфиягә дә егет белән кыз булып йөрү бер дә кыен түгел иде. Шулай итеп, 3 ел аралаштылар алар. Шуннан соң гына Зөфәр хатынының аерылырга теләвен әйтте. Җәйгә инде бергә булу өчен киртәләр калмаган иде.

Әлфия Зөфәр белән бергә буласы килеп, ашкынып туйга әзерләнде. Канатлы хыялларда очты. Өйдә ир-ат булуга ияләшмәгән булса да, бер дә куркып калмады ул.

Туй балдагын да, күлмәкне дә егет бүләк итте. Әлфиягә бирнә җыю да кирәк түгел иде. Туйдан соң ук егетнең бистәдәге фатирына күчәргә сөйләштеләр. Анда инде бар нәрсә дә әзер иде. Егет торак шартларын күптән җайлап куйган. Иң мөһиме – Әлфиянең хәзер яшәгән урыныннан да, мәктәптән дә ерак түгел. Әнисе янына да, эш урынына да җәяүләп кенә барып булачак.

Ике көн туй шаулап-гөрләп узды. Бар авыл белән бәйрәм иттеләр. Ике як та канәгать калды. Зөфәрнең әнисе дә улының гаилә коруына сөенечен яшермәде. Яше дә бара, төпле акыллы, булдыклы кызларны да табу авырлаша. Яшь кызларга өйләнеп, алдагы хаталарын кабатлавын теләмиләр аның.

Әлфия Зөфәрне очратуына сөенеп бетә алмады. Ул тормышыннан да, язмышыннан да канәгать иде. Мәктәптә хезмәттәшләре ирләреннән, каенаналарыннан зарланганда да, эчтән генә “аллага шөкер“ дип торды. Иртән эшкә китеп, кабат кич кенә күрешкәндә алар сагынышырга да өлгергән булалар иде. Әлфиянең тыныч холкы гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дә йогынты ясады. Аларда һәрчак аңлашу булды. Бер тапкыр аерылышуларны йөрәге аша үткәргән иргә дә чагыштырыр өчен сәбәпләр чыгып торды.

Бала көтү шатлыгын да уртак итә белде алар. Кавышуларына ике ел була дигәндә генә хатын үзендәге үзгәрешләрне сизеп алды. “Бәхет тынлык ярата“ дигән фикерне алга сөргән хатын, артык шаулап йөрмәде. Әлеге хәбәрне әнисе һәм ире белән генә бүлеште дә, гади генә яшәвен дәвам итте.

Әлфиянең декретка чыгар вакыты җиткәндә Зөфәр йорт салырга кирәклеге турында сүз кузгатты.

–Гомер буе кысан фатирда яшәп булмас. Бер генә бала белән дә чикләнмәбез. Балаларның рәхәтләнеп чабып йөрисе килер. Әниләрнең бакча башында алган җирем бар. Төзү эшләрен башлап карыйм әле. Эш урыныңны күчәсең килмәсә, ялларда мунчага булса да кайтып йөрербез, – дигән иде ул.

Эх, әгәр Әлфия ниләр килеп чыгасын белгән булса, шул фатирыннан мәңге дә чыгып китмәс, авылга аягын да атламас иде. Зөфәрнең гомерен, никтер, саклап кала алмады шул ул. Андый гамәлләр кылыр дип башына да китермәде. Холкы да йомшак түгел иде. Гомумән, аның тормыш сынаулары алдында бирешүенә ул әле дә ышанмый.

Хатирәләр йомгагы сүтелә-сүтелә буталып бетте. Әлфия болай да чит җирдә йоклый алмый. Бүген исә бөтенләй керфек какмаячагын инде кич җиткәнче үк белә. Күпме искә алмаска, үткәннәрне яңартмаска тырышса да, булдыра алмый шул. Ярата да, сагына да, юксына да ул тормыштагы бердәнбер ярын. Шулай булмаса, гаилә корырга иптәш тапмас идеме. Аралашырга дуслар очрамас идеме. Яратуын бүген дә тугрылыгы белән исбатлый Әлфия. Бәлки, дөрес тә эшләмидер. Ул әлегә шулай тели. Чит-ятлар аның йөрәген чуарламасын, кызының әтисенең урынын алмасын.

Зөфәр буш вакытларында төзелеш дип чапты. Беренче бәләкәчләрен дә яңа нигезгә алып кайтасы килде. Ашыгып эшләде, янды-көйде, максатына ирешү өчен йокысыз да яшәргә риза иде.

Әлфия төзелешнең ни дәрәҗәдә икәнен белеп торды, авылга кайтканда барып киңәшләрен дә биргәләде. Аш бүлмәсенең зуррак булуын, балалар бүлмәсенең икәү булуын теләде ул. Киләчәккә планнары зурдан иде. Авылда яшәүдән дә куркып калмады. Бала ялында чакта аңа биредә тынычрак та булачак әле. Эшкә чыкканда кире бистәгә күчеп торырлар. Ара әллә ни ерак түгел. Ике арада аңлашу булса, барысы да җайланыр.

Ничек итсә, итте, Зөфәр бәби чәен яңа нигездә уздырды. Бурыч алып булса да вәгъдәсендә торды. Әлфиягә бала үстерү өчен барлык шартларны да тудырды.

Баланы үз фатирларына алып кайттылар, мулла чакырып исем куштырдылар. Кыз балага Резедә исеме бирелде. Исемне дә әтисе сайлады. Кызлы булу шатлыгы эченә сыймады ирнең. Хатынының авырлы булуын белгән көннән башлап кыз тууын көткән иде бит.

Балаларына бер ай булгач, гаилә яңа йортка күченде. Биредә инде бөтенләй башка шартлар. Әлфия иренең алтын йөрәкле генә түгел, алтын куллы да икәнен тагын бер кат аңлады. Эштән кайту белән йортны көйләү эшенә керешә иде ул. Күп әйберне акча чыгармыйча гына үз куллары белән ясады. Ярдәмгә энекәшен чакырды. Мунчаны өлгертеп чыгу өчен дә җан талашты. Мичен генә дә ике тапкыр сүтеп өйде. Беренче чыгарган миче төтен чыгара торган булып чыкты. Аннан, белгәнрәк кешене, эшеннән автобус шоферы булып эшләүче Әхмәт абыйны алып кайтып, барыбер җиренә җиткерде. Бакча башында гына булсалар да, бала күтәреп әниләренә мунчага йөрисе килмәде. Мунчадан чыгуга бала җылы юрганы эчендә изрәп йоклап китәрлек булсын. Кышка кадәр планлаштырган эшләрне тәмамлады да, тынычланып калгандай булды. Тирә-якны тотып алып, бакчаларны ясауны язга калдырды. Сарайны, мөгаен, әле икенче елга ук ясый да алмаслар.

-Терлек асрыйсы юк. Барысының да үз вакыты. Иң мөһиме – өебез җылы, сиңа уңайлы, - дип куя иде.

Әлфиянең йортны бистәгә төзисе калган дип икеләнүләрен дә тиз генә куып тарата белде.

-Безнең балалар мыжгып торган машина төтене астында үсмәс бит инде. Күкрәк тутырып саф һава суларлык булсын. Авылыбыз бик матур. Кеше мондый матурлыкны карар, үпкәләрен чистартыр өчен махсус урманга бара. Ә монда кул сузымы арасында гына нарат урманы. Кара инде син, безнең авылны өч яктан урман урап алган бит. Җиләк, чикләвек җыясың килмәсә, чәчәкләр булса да өзеп кайтырсың, - дия иде ул.

Насыйп булмады шул, Әлфия әлеге урманнарга барып, Зөфәр кулыннан бер генә җиләк тә алып каба алмады. Хыяллары иксез-чиксез иде. Олыгайгач, таякка таянып шул урманнарга парлап барырга да сөйләшкәннәр иде. Алла боерса дип сөйләшмәгәннәр, күрәсең.

Булганына шөкер итеп, матур гына, тату гына эшләп һәм яшәп ятканда, беренче хатыны Светлана аны эзләп районга кайта. Эш урынында эзләп таба да, аны югалту белән килешмәвен, үкенүен сөйләп, үзе янына кайтырга теләге барын белдерә. Шәһәрдә аның торыр урыны да юк икән. Аралашкан егете белән аерылышкан, аның үзенә тиң түгеллеген аңлаган.

-Синең белән араны өзгәннән бирле бер эшем дә уңганы юк. Бәхетем син икәнен соңлап аңлавым өчен гафу ит. Мин инде синең яннан бер кая да китәргә теләмим, - дип, Зөфәрне өнсез калдыра.

-Света, безнең аралар өзелгәнгә 4 ел була бит инде. Минем яңа гаиләм, яраткан хатыным, тәмледән-тәмле балам бар...

-Ничек инде өйләндең, синнән башка беркем дә кирәкми, мин синең кайтуыңны гомерем буе көтәрмен дигән идең бит...

-Ир кеше ялгызлыктан бер туя икән ул. Юлымда башка очрады. Үземне бәхетсез дия алмыйм...

Бу сүзләрне әйтеп ялгышты бугай Зөфәр. Үзенең бәхете турында сөйләп хатында көнләшү хисләре уятты. Үзенчә, ихластан сөйләшеп, өметләнергә урын калдырмаска теләгән иде дә бит.

Света аның сүзләре белән дә, уй-гамәлләре белән дә килешергә теләмәде. Киресенчә, усалланды гына.

-Минем белән элемтәдә торуыңны, кирәк саен акча салуыңны хатыныңа сөйләсәм, бәхетле булырсың микән? Ул, мөгаен, берни белмидер әле..

-Акчам гаиләмә дә җитә. Хатыным алай ваклана торган түгел. Артык тавыш чыгар дип уйламыйм. Синнән дә артык әшәкелекләр көтмим...

-Син мине белерсең әле. Өйләнүең өчен дә үкенерсең. Яраткан имеш... Ә мине яратмаган идеңме?

Светлана күз яшьләренә күмелеп чыгып китте дә, шул көннән башлап үч алырга тотынды. Дөресрәге, бистәгә дә кайтмады, китеп тә тормады. Бары тик Зөфәрнең тынычлыгын урлап, башын әйләндерергә тотынды. Туктаусыз эшенә шалтыратты, хезмәткәрләр аша эзләтте. Озак хәбәргә чыкмаса, сөйләшүдән качса, кайтып җитте. Зөфәр аптырап бетте. Әлфиягә дә сөйли алмый, бу баткактан үзе генә дә чыгарлык түгел. Әлегә кадәр арасы өзелмәвен, акчалар салып торуын хатыны аңламаса нишләр. Үзе яшереп йөреп, ятлардан ишетсә тагын да кыен булыр. Нинди генә акыллы, сабыр хатын булса да, читләр белән аралашуына тыныч кына карый алмас. Әллә ни гаебе булмаса да, ир аптырап калды.

Эзәрлекләүләр, икеләнүләр дәвам итте. Зөфәр гаиләдә сиздерергә теләмәсә дә, эшендә кәефе югын, моны хатыннар белән бәйле булуын аңладылар. Бик булышасылары килсә дә, хатынның эзен суытыр юлны тапмадылар.

Бары тик Зөфәрнең вафатыннан соң гына дуслары вакытында булыша алмаулары турында үкенечләрен сөйләде.

-Бу хәл килеп чыгар дип башыма да китермәдем. Әйе, яратмадым дип әйтә алмыйм. Минем яратуны күрмәде, һаман читкә этәрде, көлде, мыскыллады. Шул хәлдә дә мин аны беркемгә алмаштырмадым. Ул минем янга үзе кайтмады. Авылда яшисе килмәде. Аерылышырга да үзе теләде. Мин бәхетемне табып, гаилә тәмен белеп яшәп ятканда гына ник ул кабат юлыма чыкты, - дип зарларын сөйләгән чакларын искә алдылар.

Эх, шул чакта барын да Әлфия белән уртага салып сөйләшкән булса бит, баласы да тигезлектә үскән, үзенең дә бәхете киселмәгән булыр иде.

Соңыннан гына,  оешмадагы Зөфәргә гашыйк булып йөргән сәркатип кызның Светаны котыртып торуын белделәр. Үзенә карата алмавы өчен үч алуын аңладылар. Өйләнүе турындагы хәбәрне дә ул җиткергән булып чыкты. Зөфәрнең үлеме турында ишетеп эш урынына килгән Света бу турыда үзе сөйләп калдырган. Ләкин ул Зөфәрнең авылына килергә, Әлфиядән гафу үтенергә теләми. Башка бу якларга кайтмаячагын аңлап, шәһәренә китеп бара.

Һәр югалту артында үкенечләр ята. Зөфәрнең вакытсыз үлеме дә бик күпләрне гаҗәпләндерде һәм үкендерде. Өеннән бик озак кеше өзелмәде. Аның беркайчан зарланмавын, кешедән үз үчен алмавын, олы йөрәкле, кешелекле, булдыклы булуын елый-елый сөйләделәр.

Тормышын Зөфәр белән бәйләгәнгә үкенми Әлфия. Аның нәкъ әтисе төсендәге, чибәр, акыллы кызы бар. Әлфия үзен беркайчан да матурлар рәтенә куйганы юк. Зөфәр исә, ир-ат буларак чыннан да бик матур һәм теләсә-кемне гашыйк итәрлек иде. Резедәләре дә нәкъ шундый. Укуда да сынатмады, гел яхшылык эшләү ягында, олысына-кечесенә ихтирамлы. Әлфиягә иреннән калган иң олы мирас һәм зур истәлек ул.

Светлананың эзәрлекләүләреннән туйган, өенә килеп керүдән курыккан ир соңгы очрашудан соң тәмам төшенкелеккә бирелә. Хатын аңардан машина алырлык акча сорый.

-Машина алып бирсәң, тынычлыкта калдырам. Башка яныңа да кайтмыйм, - дип турысын ярып әйтә ул.

Йорт салганда алган бурычлары да бар. Кыш көне хезмәт хаклары да алай ук күп чыкмый. Тынычлыкта калу юлын сайлар иде дә, гаиләсен дә туендырырга кирәк. Света өзми- куймый үз таләпләрен сөйли.

Шундый сөйләшүләрнең берсеннән соң, Зөфәр соңгы чиккә җитеп тулыша. Өйнә кайткач та анысына  тотынып карый, монысын эшләп карый. Бернигә кулы бармый. Күңеле тыныч булмагач, ни эшләсә дә килеп чыкмый. Аптырагач, мунча ягарга була. Мунчага тутырырга кергән җирдән, авыл башыннан Светага ошаган хатын-кыз атлап килүен күрә. Аның кем икәнен дә аңлап тормыйча, тизрәк котылу ягын карый. Хатыны, әниләре алдында да оятка калганчы юкка чыгуың мең артык дигән уйлар белән ялгыша. Шул чагында чормадагы кадакка, аның янәшәсендә яткан җепкә күзе төшә... Калганын инде аны югалтып, эзләп чыккан, мунча морҗасының төтене чыкмаудан шикләнгән Әлфия күрә. Бу вакытта эш узган, кызу гамәл ясалганга шактый вакыт үткән була.

Зөфәрнең үлем сәбәпләре бары тик энесенең фаразлары гына. Абыйсының хәле турында азмы-күпме таныш булган, аның кайбер сүзләрен тыңлаган егет кенә шулай уйлый. Зөфәрнең үзенә кул салу сәбәбен беркем дә төгәл белми. Бары тик Әлфия генә үлеменең сәбәбе гаиләдә булмавын төгәл әйтә ала. Алар кебек дус, тату, аңлашып яшәүче гаиләләрне ул әле күпме яшәп тә күргәне юк. Кая гына барса, кем белән генә очрашса да,  ир хатыныннан, хатын иреннән зарлана. Тыштан бик тату күренгәннәрдә дә әллә нинди серләр бар. Әлфия башкалар белән гаилә корып андый бәхетне таба алмаячагын да аңлый, бәхетле мизгелләренең хәтерендә тоныклануын да теләми.

Бу вакытта тикшерү арты тикшерү, сорау алу артыннан сорау алу, хатынның теңкәсенә тияләр. Йортларының һәр почмагын тикшерәләр. Гаеп кенә таба алмыйлар. Туганнары күңелендә, үзе андый адымга бара алмас иде, берәр көнләшкән кеше эшедер дигән шик тә калды. Тик, аның ачуланышып, дошманлашып йөргән кешеләрен дә белми Әлфия.

Әлфия инде кабат бәхетсезлек китергән бу йортта калырга теләмәде. Ашларының җидесе узуга әнисенә ияреп үз фатирына кайтып китте. Үз хәсрәте үзенә җиткән иде, фатирдан да, йорттан да берни алмады, аларга барырга да теләмәде, хәтта ишеген дә ачып кермәде. Кырыгын уздырганда авылга кайтты. Авыр хатирәләрне яңарткан бу җиргә кабат килергә теләмәде. Ул мунчаны күрүгә кино кадрлары кебек башыннан кичкәннәр күз алдына килә иде. Хәзер дә шулай. Моңсу хатирәләр уйлап, күз яшьләрен сөртергә бер дә теләмәгән иде. Мунча морҗасыннан чыккан төтенне игътибарсыз калдыра алмау эчке дөньясын айкады.

Авылда да, бистәдә дә яши алмады Әлфия. Кабат эшенә дә бармады. Баласына 3 яшь тулгач, шәһәргә китеп урнашты. Шулай үткәннәрдән качарга, күңелсезлекләрне онытырга теләде. Лаеклы ялга чыккач әнисен дә үз янына чакырды. Ул кышын калада яшәсә, җәйләрен оныгын ияртеп бистәгә кайтып китә иде.

Әлфия бар булмышын хезмәткә багышлады. Эшләде дә, эшләде. Беренче шатлыгы баласы булса, икенче шатлыгы эшендәге уңышлар булды. Борчуын да эшләп басты, хәсрәтен дә шулай киметте. Тырышлык бушка китмәде. Башта мәктәп директоры дәрәҗәсенә күтәрелде. Аннан Фән һәм мәгариф министрлыгына чакырдылар. Хәзер инде ул биредә бүлек җитәкчее. Аның кул астында унлап кеше эшли. Нинди генә катлаулы, җаваплы эшләр кушсалар да азагына кадәр җиңеп чыгасын белеп хезмәт итә.

Тормыштагы иң зур шатлыгы – кызы да укымышлы, акыллы бала булды. Ул медицина университетын тәмамлап, бүгенге көндә Англиядә яши һәм эшли. Әлегә гаилә кормаган. Елга бер тапкыр үзе кунакка кайтып китсә, җәйге отпускасында әнисен алып, Әлфия үзе ял итәргә бара.

Авылга килеп кергән көннән башлап нинди генә уйлар килмәде башына. Барысын да кешегә сиздермичә генә уздыра белде. Әллә ни якын танышлар да очрамады. Мәгариф бүлеге мөдире аша бер төркемдә укыган кыз – Миләүшәне үзе эзләп тапты ул. Озак кына сөйләшәсе, студент елларын искә алырга иде исәбе. Калага күңелле уйлар белән, күтәренке рухта әйләнеп кайтасы килде. Чыннан да шулай булды. Миләүшә гаиләсендә кунак булып, төне буе сөйләшеп, серләшеп, аны да шәһәргә кунакка чакырып, бик канәгать кайтып китте. “Күңелеңне үзең күтәрмәсәң, сиңа беркем булыша алмас. Ә эшкә баргач, кирәкмәгәнне уйларга вакыт булмас. Ай азагы отчетлар да күп, планнар да зурдан. Җебеп утыра торган чак түгел”, - дип уйлады.

Әнисе янына елмаеп кайтып керде Әлфия. Болай да газизе өчен күп борчылды. Инде тагын күңелен төшерергә ярамас.

Ләйлә Шиһабиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев