Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Язмыш

Татарстанда фаҗигале янгын: ир-ат плитәне сүндерергә онытып һәлак булган

Татарстанның Балык Бистәсе районында янгын аркасында 59 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Фаҗига Бичурай авылында шәхси йортта булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, йорт хуҗасы ашарга пешерү өчен плитә кабызган, әмма утны караусыз калдырган. Нәтиҗәдә, ут тиз арада таралып, гомуми мәйданы 24 квадрат метр тәшкил иткән йортны һәм веранданы ялмап алган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-атның мәете янгынны сүндерү барышында табылган. Вакыйга урынында янган савыт-саба калдыклары ачыкланган, ә плитә һаман эшләп торган булган.
Коткаручылар искәртүенчә, плитәдә ризыкны караусыз калдыру аеруча куркыныч. Янган ризык агулы газлар бүлеп чыгара, бу исә агулануга китерергә мөмкин. Моннан тыш, контрольсез ут зур янгынга әверелеп, матди зыян гына түгел, кеше гомерләре өзелүенә дә сәбәп була ала.
Белгечләр гражданнарны көнкүреш техникасын кулланганда сак булырга һәм ут чыганакларын игътибарсыз калдырмаска чакыра.


Чыганак “Татар-информ”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев