Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Тау күчерерлек горурлык (Ләйлә Шиһабиева)

Хикәя.

Төп-төгәл 25 ел узгач, ерак яшьлектә калган беренче мәхәббәтемнән телефоныма бер фотосурәт килеп төште. Телефон экраныннан озак аерыла алмыйча тордым. 18 яшьлек чагым. Ниндидер бер бәйрәмдә төшелгән.

Нинди бәйрәм ул? Кем төшергән? Кайсы вакытта? Кемнәрнең өе бу? Сораулар бер-бер артлы туды. Берсенә дә җавап таба алмадым. Яшьлектәге кебек хәзер дә горурлык көчле икән, Закирдан сорарга теләмәдем. Ул берникадәр тынлыктан соң  үзе язды:

-Хәтерлисеңме?

-Юк!

-Ә мин хәтерлим!

-Берничек тә исемә төшми.

-Онытканнар бәхетлеме? Оныта алмаганнармы? Үзем дә аңламыйм. Мин дә онытылыр дип уйлаган идем. Оныта алмадым.

-Нәрсәне?

-Ә, бәлки, кемнедер?

-???

-Әйе, берни хәтерләмәскә дә, җавап язмаска да хакың бар. Тик менә мин сине хәтеремдә саклавым белән бәхетле. Мин шул яшьлектәге уты сүнмәгән мәхәббәттән көч алам.

-Иске авыздан яңа сүзме бу? Ник соң аны хәзер генә әйтәсең...

-Бүген сине район Сабан туенда читтән генә күреп калдым да, хисләрем ташыды Кайттым да барлык альбомнарны карап чыктым. Фотоларны тагын җибәрә алам.

-Ул фотолар миндә юк. Кая төшкәнемне, нинди бәйрәмгә барганымны да хәтерләмим...

-Әйдә, исеңә төшереп кара әле. Мин бу көнне сөйләшкән сүзләргә кадәр хәтерлим. Айлы, җәйге кич. Сабан туе атнасы. Ә минем...

-Исемә төште, төште... Синең ике көннән армиягә китәсе. Тагын язышып тормасак та була бугай. Бу вакыйгаларның азагы яхшы тәмамланмый бит. Үкенмәдем дип әйтә алмыйм. Беләсең ич, горурлык миндә тау күчерерлек. Әле дә сер бирәсе килми. Яшереп була торган түгел, барысы да күз алдында...

Сәрвиназ инде башка җавап яза алмады. Әллә ниләр язып тагын үпкәләтүе бар.

Эх, йөрәктәге яраларны төзәтеп булса икән. Үткәннәргә кире кайтып, бәхетле мизгелләрнең сәгать телләрен беразга гына туктатып, шул минутларда яңадан бәхеткә төренеп аласы иде. Кызганычка каршы, бу мизгелләрнең мөмкин түгеллеген аңлый Сәрвиназ. Үзе ялгыз булса да, Закирның гаиләсе бар.

Барысы да исенә төште. Сандугачлы июнь киче иде. Көзен генә армия сафларына китәргә дип үз планнарын корып йөргән егетләрне хәрби комиссариатка чакырып алып, кулларына повестка биреп кайтардылар.

-Яз китсәң ни, көз китсәң ни. Барыбер шул юлны узасы бит инде. Без бит авыл егетләре, сынатмабыз, - дип, сер бирмәскә тырышып йөргән егетләрнең сөйгән ярлары качып кына күз яшьләрен сөртте. Аерылу җиңел түгел шул. Ике ел вакыт әйтергә генә җиңел. Саный башласаң, күпме көне, күпме төне, язы, җәе, көзе, кышы бар.

Авылда иң беренче Инзилнең алкасы узды. Солдат озату кичәсен безнең авылда алка дип йөртәләр иде. Фотосурәт тә әлеге алкада аларның өйләрендә төшелде. Инзилнең иң якын дусты Закир бу көнне фотограф вазифасын башкарды. Сөйгән кешедән күз китми дигәндәй, гел мине төшереп йөргән ул. Инзил киткәч ике көннән үзенең озату кичәсенә җыелдык. Бу вакытта анарда фото ясату мәшәкате булмагандыр, мөгаен, армиядән кайткач, фотосурәтләрне ясатып, альбомга тезеп куйган ул. Бу вакытта инде безнең аралар тармак-тармак булып телгәләнгән иде.

Инзилләрдә таң каршылап, хәрби комиссариатка киттек. Җырлаштык та, елаштык та бу көнне. Дустыбыз сөйгәне чигеп биргән кулъяулыкны хәрби комиссариат каршында үсеп утырган чыршы агачының иң очына менеп бәйләде.

-Күренеп, мине исегезгә төшереп, миңа хәерле юл теләп торсын. Зиләмә дә күз-колак булырсыз, - дип куйды.

Закир ничек кенә сүзгә оста булса да, бу вакытта авызыннан сүзе чыкмады. Өйдән чыгып китүе өчен бер борчылса, Сәрвиназ белән арасы ерагаюга тагын бер тынычсызлана иде.

-Минем сине югалтасым килми. Армиягә дә сине җитәкләп барып идем. Армиягә китсәң иде сөйгән ярларың белән... Бу җырның сүзләрен шул минем кебекләр язгандыр инде, - дип куйды.

Сәрвиназдан әллә нинди тынычландыру сүзләре, матур вәгъдәләр көтте ул. “Көтәрмен!” – дип борын очыннан үбүенә өметләнде. Кыз тыныч кына: “Ни язса шул була инде, насыйп булса, кабат очрашырбыз”, - дип куйды.

Үзенең эчендә ялкын гына түгел, ут иде. Авызын зуррак ачса ул күренер төсле тоелды. Гадәте шундый: гомер сер бирә торган түгел. Хәтта бүген ялгызы яшәп, ике баланы сыңар канат белән тәрбияләсә дә, кешегә сыңар күз яшен дә күрсәткәне юк аның.

Закирны озату кичәсендә егет янында түр башында утырды. Бер уч тынычландыра торган дару кабып барды, ничек тә еламаска тырышты. Булачак солдатларны утырткан автобус кузгалып китеп, кызлардан аерылгач кына бар ярсуын тышка чыгарды. Туктый алмый елады ул. Закирдан аерылып шундый матур кичләрдә ялгыз калуны бер дә күз алдына китерә алмады. Сабан туеның да яме бетте. Яныңда сөйгәнең булмагач, ул кулыңа бер туңдырма да  алып тоттырмагач, аны икәү бүлеп, буяла-буяла ашамагач, нинди Сабан туе булсын ди инде.

Янәшәсендә Закир юклыкка бик авыр ияләште ул. Ярый ла аның хәлен аңлаучы дусты – Инзилнең сөйгән кызы Зилә бар иде. Икәү булырга, бергә клубка чыгарга тырыштылар. Хәтта әле уку тәмамлангач егетләрнең хәлен белергә хәрби частька барырга хыялландылар. Яшь чак – тиле чак дип юкка гына әйтмәгәннәр шул инде. Алар хыялында егетләр бер частька эләгергә, бер-берсенә терәк булырга тиеш иде. Алар уйлаганча булмады, Инзил Мәскәү өлкәсендә хезмәт итте, Закир исә Германиягә үк китеп барды.

Закир Сәрвиназдан бер яшькә зуррак.  Мәктәпне бер ел алдан тәмамлап, күрше райондагы педучилищега укырга керде. Икенче елны Сәрвиназ да өлгергәнлек аттестаты алып, шул ук уку йортына юл тотарга тиеш иде.  Бу вакытта алар икесе дә бик бәхетле иделәр. Нинди генә хыял канатларында йөзмәделәр. Аларны Закирның вакытыннан алда солдатка китү генә аерды. Һәр хәлдә, Сәрвиназ шулай уйлый.

Кызны әниләре егет укый торган училищега җибәрмәделәр. Аңа Казанга апасы янына китәргә туры килде. Авылдан аерыласы кыен булмады. Үзен башка тормыш көткәнен белә иде. Азрак сагышлар да таралыр, яңа дуслар күңелне дәвалар дип уйлады. Шулай да,  Закирның кочаклап алып: “Матурым, минем бер дә китәсем килми, көт мине”, - дип пышылдавы колагыннан китмәде.  Бергәләп ул чиккән яулыкның читендәге сүзләрен укыдылар. “Исән-сау әйләнеп кайт”, - дип язылган иде анда. Сүзсез генә, тын гына, җиде катлы вәгъдәләр бирмичә озатып калды. Көтәргә исәбе бар иде. Закирдан башка тормышны күз алдына китерә алмады.  Ике арада җылы хатлар йөрде, фотосурәтләр алышынды. Һәр икесе дә хатларны җыеп бардылар. Туй алдыннан аларны кабат укырга сөйләштеләр. Сәрвиназда кайбер хатлар  әле дә саклана. Әлегә кадәр алып укыганы гына юк иде. Шушы көтмәгәндә килеп төшкән фотосурәт барлык хатирәләрне яңартты. Ул шкаф башында торган, бик сирәк ачылучы чемоданны алып, төргәкләрне сүтәргә кереште. Берсен булса да табып укыйсы, Закирга җавап итеп, иң матур җөмләләрен төшереп җибәрәсе килде.  Әллә ниләргә өметләнмәсә дә, бер кич утырып күңелне бушатсаң ярый. Ир турында азмы-күпме хәбәрдар ул. Аның училищеда укыган районда төпләнеп калуын, анда азмы-күпме авыл хуҗалыгында эшләгәннән соң фермерлык хуҗалыгы оештыруын да белә. Укытучылык юлыннан китәргә теләмәгән ул. Бүген инде Закирның эше киң җәелгән. Интернет челтәрендә рекламаларын да күрә, яңалыклары белән дә танышып бара. Инде күптән ара өзелгәч, хисләр суынгач, аның белән элемтәгә чыгарга уйлап та караганы юк иде. Гомумән, андый хатын түгел ул Сәрвиназ. Кеше бәхетенә кысылмый, байлыгына кызыкмый. Үз юлыннан армый, абынмый, егылмый бара алса, шул җиткән.

Ике ел вакыт тиз узмады. Сәрвиназ авылдан киткәч, тәмам кала кызына әйләнде. Болай да матурлыгы, гүзәллеге күз явын алырлык иде. Тагын да үзгәреп китте. Артыннан егетләр дә йөрмәде түгел.

Закир хезмәтен тутыргач, сөйгәне янына, алдагы тормыш юлларын бергә узарга дип ашкынып кайтса да, кавышулар насыйп булмады. Егет Сабан туе алдыннан китте, Сабантуй көнне кайтты. Хәрби киемнән бәйрәм барган мәйданга ук кайтып төште. Сәрвиназны да биредә очратырмын дип уйлады. Кыз гына, аның кайтыр сәгатьләре якынаюын белсә дә, Сабан туена башка районга, дус кызларына кунакка кайтып киткән иде. Закир юкта, кызык өчен, вакыт уздырырга дип кенә очрашып йөргән егете дә шул районнан булып чыкты.

Бәйрәм күңелле узды. Бу вакытта кыз хәтта Закирның барлыгын да онытып торды. Кая ул кайтуы турында уйласын. Егет Зиләдән Сәрвиназ турында сорашты. Дуслар бит, бер начар сүз дә әйтә алмады ул, килде-китте сөйләп кәефен төшерәсе килмәде.

Сабан туеннан соң, Сәрвиназның имтиханы иде. Ул атнада авылга кайта алмады. Закирның очрашу хыялы тагын тормышка ашмады. Ул шикләнә калды. Үзе кыз янына барырга теләде, Зиләгә адресны бирергә рөхсәт булмады. Шул атнада бәйрәм мизгелләрен дустына күрсәтәсе килеп, Сәрвиназ Зиләгә фотолар салды. Конвертны исә кыз Закир алдында ук ачты. Менә аларның тәүге тапкыр үпкәләшүләренең сәбәбе. Бер үпкәләштеләр һәм гомергә аерылыштылар. Сәрвиназ дустына ачуланмады. Чөнки аңа Закир кирәк тә түгел иде инде. Шашкын хисләр сүрелгән, ул кабат баш-аягы белән гашыйк булган. Самат игътибарлы да, чая да, кызны саклап, яклап кына тора. Киләчәккә булган хыяллары да зурдан. Закир кебек авылга ябышып ятмый инде. Бу Сәрвиназның яшьлек уйлары.

Сәрвиназ училищены тәмалау белән кияүгә чыга һәм егете белән Тәтеш районына яшәргә кайтып китә. Мәктәптә эш тә була, читтән торып укырга да керә. Ир ягы көчле күренә. Бар җиргә дә сүзләре үтә. Кайгырту һәм хөрмәт тоеп, авырлыклар күрми генә яшәргә исәбе.

Кем белән бәхетле буласыңны алдан күреп булмый икән шул. Сиңа дигәнне читләр татымый. 20 елдан соң, олы кызы аттестат алган елда Сәрвиназ кабат үз якларына әйләнеп кайта. Бу вакытта улы 9 классны тәмамлый. Бер баласын югары, икенчесен һөнәри уку йортына урнаштыра да, туган ягына кайтып төпләнә. Балалар иҗат үзәгенә эшкә керә. Акчасы да, шөгыле дә кирәк бит. Елап утыра торган вакыт түгел.

Әлеге дә, баягы хыянәт ачысы Сәрвиназны бик күп еларга мәҗбүр итә. Иң элек сизеп тә белмәмешкә салыша. Аннан туктатырга теләп араларына кысылып карый. Гаиләне сакларга тырышмады түгел, бик тырышты ул. Ахыр чиктә барлык үпкәләшүләрдән туеп, ире башка хатын янына чыгып китә. Сәрвиназның бу хәлдә кабат мәктәпкә, укучылар каршына барасы килми. Әтиләренең әлеге гамәлен хурлык итеп кабул иткән балалар да башка җиргә күчеп китүне артыграк күрә. Алар калада укый башлый. Бик сагынган чакларында дәү әниләре янына кунакка кайтып киләләр. Күбрәк әниләре янында кунак булалар. Быел инде кызы диплом ала. Улын да читтән торып булса да югары уку йортына кертү теләге белән яна хатын. Ул аны эшләчәк, барысын да үз көче белән булдырачак. Ул үзенең көчле булуын Саматка исбат итәчәк әле.

Авырлыклар килгәндә Закир белән аралашкан чакларны искә алды ул. Шулай да кабат аның янәшәсендә булу турында уйламады. Менә хәзер дә, телефон аша аралашу мөмкинлеге булса да, күрешер өчен мең сәбәп таба алса да, ул моңа юл куймаячак. Үзе дә хыянәт ачысын, гаилә җимерелү борчуын йөрәге аша үткәреп, аягында чак басып калды. Тагын кемнеңдер аның юлын кабатлавын, үзе аркасында балалар күз яше түгүен теләми ул. Бергә булмаганнар икән, димәк, аерым яшәргә язган. Икесенең дә үз тормышы. Ә хатирәләр яңарту аңа көч кенә өстәде. Балачагы буйлап йөгерде, яшьлек сукмаклары буйлап атлады. Абынган, хаталанган чорларны барлады. Бик бәхетле яшәгән чакларын да хәтереннән сызып ата алмады.

 Закирның гаиләсе бар, өч кыз үстерәләр. Тормышлары җитеш, исемнәре танылган. Закирның да исемен буярга, үзенең дә намусын тапларга Сәрвиназ юл куймаячак. Юк, юк, юк.... Бу сүзләрне ул кат-кат кабатлады да, телефоныннан Закирның номерын бетереп үк атты. Болай да чуарланып беткән тормыштан кабат корт оясы ясарга ярамый, ярамый, ярамыыый...

Ләйлә Шиһабиева.

Фото: https://ru.pinterest.com/pin/64105994687120038/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев