Төнге авариядә җиде кеше имгәнгән
Башкортстанда узган төндә булган авариядә 7 кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Белорет районының Карагаййорт авылы янында төнлә 2 җиңел машина бәрелешә. Имгәнүчеләр арасында 1 бала да бар.
Якынча белешмә буенча, 5 кешене хастаханәгә салганнар. «ВАЗ-2112» машинасында хатын-кыз кысылып калган. Аның махсус кораллар ярдәмендә чыгарганнар һәм «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшырганнар.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/tonge-avariyada-ide-kese-imgangan-5871387
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев