Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Язмыш

Төнге янгында биш кеше һәлак булган, икесе - балалар

Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә төнлә дүрт катлы йорттагы бер фатирда янгын чыга. Биредә биш кеше, шул исәптән ике бала һәлак була. Бу турыда РЕН ТВ яза. Тулырак: https://intertat.tatar/news/tonge-yangynda-bis-kese-halak-bulgan-ikese-balalar

Тәрәзәдән чыккан ялкын телләрен шаһитлар видеога төшергән.

«Коридорга йөгереп чыгып, глазоктан карасам, каршыдагы фатир яна. Ишекне ачтым, төтен керде, тиз генә киенеп чыгып киттем. Бөтен җир яна, пыяла эри. Тавышлар ишеттем», – ди биредә яшәүче Нелли.

Янгын чыккан фатирда гаилә була – биш туган уттан чыга алмый. Мәрхүм балаларга 4 һәм 7 яшь булган. Бер хатын-кыз гына котылган.

Якынча версия буенча, янгына электр челтәренә йөкләнештән килеп чыккан.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/tonge-yangynda-bis-kese-halak-bulgan-ikese-balalar

Фото:https://t.me/mchs_official

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев