Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Төшләр киләчәкне кисәтә

(Хикәя. 1 өлеш) Төш күреп куркып уянды да, кино кадрлары кебек күз алдыннан узган вакыйгаларны онытырга тырышты Сәлимә.

2 октябрь, «Апастово-информ»)


 

Белгән догаларын укып, як-ягына төкеренеп тә куйды. “Ястү намазы укылмыйча калды иде шул кичә, шайтаннар туй иткән инде”, дип уйлады да, кабат кулына догалыкларын алды. “Калган намазларны җыеп укырмын, өстемдә калдырмам”, - дип ниятләп куйды.

Күңелеңдәге шом таралмады. Ни кисәтә соң бу төшләр? Саташулы уйлар гына булсын иде инде, алга килгән күрәчәк була күрмәсен.

Сәлимә 5 ел күрше авыл мәктәбенә йөреп эшләде. 3 чакрым араны кыр юлы аша уза иде. Япан кыр уртасыннан беркайчан сукмак өзелмәде. Баручы-кайтучылар сирәк булса да очрап торды. Төшендә әлеге киң кыр уртасында аңа бер төркем бүреләр ташланды. Дүртесен куып җибәрә алды ул, төшеп калган бүреген алам дигәндә, бишенчесе килеп, тун итәген умырып алды. Ярар тәнем авыртмады әле дип уйласа да, әле яңа гына алган туны да кызганыч иде. Еларга теләде, елый алмады, кычкырырга азапланды, тавышы чыкмады. Көч-хәл белән уянып аңына килде. Авыр тойгылар белән уянды. Шул вакытта, әле эшли генә башлаган елында бер төркем кабан дуңгызлары очрап, ипи ташучы Госман бабайның коткарып калуын исенә төшерде. Төшем өзелмәсә, бу юлы да коткаручы табылган булыр иде дип тынычланырга тырышты.

Салкын, буранлы кышта кабан дуңгызлары көтүе каршына килеп баскач, таш багана кебек катып озак торды ул. Кайсы сөзеп егар да, гәүдәмне таба алырлар микән, дип елаганы истә. Күпме басып торган булыр иде, атын чабулатып Госман абыйсы килеп туктады.

- Утыр, чаптырыйк. Үзләренә начарлык эшләмәсәң, тимиләр диләр. Беренче генә очраулары түгел. Әлегә кадәр тигәннәре юк. Ач чакларына туры килергә язмасын. Йөгереп китсәң, бәлки, куган да булырлар иде, син дөрес эшләгәнсез. Эшкә баргач кайнар чәйләр эч тә, тынычланырга тырыш. Әле бит кайтасың да бар, - дип юл буе сөйләде Госман абый.

Сәлимә кайтып җиткәнче бу хәбәр авылга таралган иде инде. Кызы өчен борчылган әтисе, ат җигеп, күрше авылның басу капкасы яныннан каршы алды. Сөенечтән әтисен кочаклап елады Сәлимә. Яшьлеге белән артык курка белмәсә дә, җанына шүр йөгергән булган.

Ничек кенә курыкса да, Сәлимә эшен ташламады. Кабан дуңгызлары да башка очрамады. Бу юлы да, шулай үтеп китәр, әгәр уянып китмәсәм, бүреләрне куып-таратучы табылыр иде кат-кат ышандырды күңелен.

Көне кәефсез башланса да, үзенә рәхәтлек алырга теләп, тәрәзәне ачып куйды, гөлләрен карап, алар белән сөйләшеп чыкты. Аның борчуын якыннары белергә тиеш түгел. Сораулар яудыра башласалар, дөресен сөйләргә туры киләчәк. Холкы шундый: ул ялганлый да, ике йөзлеләнә дә белми. Укытучыларга хас сабырлык да, тыйнаклык та бар үзендә.

Сәлимә - гаиләдә төпчек кыз. Әнисе аны 43 яшендә тапкан. Шуңа да, кыз әнисенә терәк булырга уйлап авылда калырга уйлады. Эшкә дә авылга кайтты, тормышка да авылдаш егетенә чыкты. Әнисе яныннан сукмак өзелмәде, аның хәер-догасын да, фатыйхасын да алды. Әнисе догалары һәрчак яклыйсына, саклыйсына  ышанып яши. Үзе укыган мәктәптән эш тә булды. Әйдәп баручы укытучы, укучыларының яраткан апалары. Хәзер дә сәлам бирмәгән, хәлен сорашмаган кеше юк.

(Дәвамын 4 октябрьдә безнең сайтта укыгыз!)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев