Төшләр киләчәкне кисәтә
(Хикәя, 2 өлеш)
(4 октябрь, «Апастово-информ»)
Тормышы шөкер итәрлек булды Сәлимәнең. Тормыш иптәше дә җайлы кеше иде. 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Алар да әллә ни борчымады. Соңгы вакытта гына гаиләләре мәшәкатьләр белән очрашты.
Азат эшендә кыскартуга эләккәч, тормышы башка борылыш алды. Анда эшкә кереп карады, монда мөмкинчелеген сынап карады. Үз урынын таба алмады. 23 ел эшләгән хезмәтеннән чыгып, башка җирдә ияләшеп китәсе җиңел булмады. Күңелендә бушлык тойды ул. Күп җирдә яшьләр, аларның таләпләре дә, фикерләүләре дә башкача. Азат күбесен кабул итә алмады. Бары тик кичләрен каравыл хезмәте генә калды. Спорт биналарына кичке сакчы булып урнашты. Вакытны уздыра алмаганда дуслар килде, алар белән салгаларга өйрәнде. Көндезләрен хатын эштә чакта тагын иркенлек сизде. Сәлимәне күп вакыт йоклаган хәлдә каршы алырга ияләнде. Үгетләр -киңәшләрне кабул итеп, үзгәрергә, кабаттан элеккеге ямьле тормышларына кайтырга сүз бирсә дә, икенче көнне кабат кәеф-сафа корып куйды. Күңел күтәрерлек кенә дия-дия шешәнең төбенә төште.
Башы чатнап авыртып, күрше авыл кибетенә барган чакта, күпер уртасында ике көпчәк арасына эт килеп керде аның. Әллә ни зыян килмәсә дә, машинаның ямьшәйгән җирләре бар иде. Эт дамба астына тәгәрәп, җан бирде. Азат янәшәсенә килеп туктаган юлчылар: “Туры мәчеткә бар, сәдака бир, укыт, эт кергән җиргә кеше керә дип әйтәләр”, - дип киңәш бирделәр. Аларны да тыңлады Азат. Мәчеткә барырга да исәбе юк түгел иде. Тик бара-бара бу уйлары таралды, баш авыртуы исенә төште, мәчет урамына түгел, кибеткә таба борылды. Акчасын сәдакага әрәм итмәскә булды. Алга таба бу күпер аша чыкканда игътибарлырак булырга тырышты. Вакыт белән ул вакыйга онытылды. Ике кызы бер-бер артлы фатир алгач, төзекләндерү эшләрен үзе башкарырга булды. Алга таба Азатның гомере кала белән авыл арасында узды. Балаларда яшәгәндә шешә турында уйларга оялды. Авылга кайткач дуслар белән очрашып соңгы яңалыкларны сорашып ала иде.
Күңелгә шом салып торган вакыйга да тоныкланды. Юлга чыкканда тыныч күңел белән кузгала. Балаларына кирәк чакларында калага чыгып китү аңа берни түгел. Оныкларын сагынган чакларда кичләрен дә барып кайталар.
Кечкенә оныгының туган көненә дә үзләренә әйтмичә генә, сюрприз ясап барып керергә дип чыгып киттеләр. Кичен генә явып узган яңгыр көзге пычрак юлны тагын да ялтыраткан. Урыны белән бозлавык та хисил булган. Бер чыккач кире борылырга уйламадылар. Кайтканда вакыт шактый соң иде. Авылга җитәрәк Азат идарәне югалтып, пычрак һәм тайгак юл буйлап шуып барды да, үзенә күңелсезлекләр генә китергән күпер баганасына килеп бәрелде.
(Дәвамын 5 октябрьдә безнең сайттан укыгыз!)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев