Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Төшләр киләчәкне кисәтә

(Хикәя, 3 өлеш, ахыры)

(5 октябрь, «Апастово-информ»)


 

...Машина туктап калганнан соң да, биредән тиз генә узучы булмый әле. Күпме ятканнарын да хәтерләми Сәлимә. Авыл Советы җитәкчесе аларны хастаханәгә илтә. Сәлимә аякка басса да, Азат тиз генә аңына килә алмый. Шул килүеннән хастаханәдән үз аяклары белән кайта да алмый. Кул башына һәм аякларына берничә тапкыр операция ясыйлар. Кабат операциягә әзерләп йөргән көннәрдә ул мәңгелеккә күзләрен йома. Һәлакәт  хатынны гомерлеккә хәсрәткә сала. Азатны югалтуны, сыңар канатлы калуны башына сыйдыра алмый. Гомер көзләрендә парлы тормышлар юраган иде. Ак әби, ак бабай булып картаерга хыялланган иде бит.

Бу хәбәр белән килешәсе дә, ирсез тормышка күнегәсе дә җиңел булмый. Лаеклы ялдагы тормышын бөтенләй башкача күз алдына китергән Сәлимә үзен кулга алу юлларын эзли. Шул вакытта ул дингә килә, мәчеткә йөри башлый, җирлекнең өлкәннәр Советын җитәкли.

Балалары, оныклары аның бар юанычы. Киленен дә якын итә, кияүләр дә үз кеше аның өчен. Йортны карау, хуҗалык эшләрен җайлау алар өстендә. Каникулларда оныклар кайта. Бу вакытта Сәлимә яшьлегенә кайткандай була, йөгерә-йөгерә сыйлый, алар өчен сәяхәтләр оештыра.

Үткәннәрне сүтеп-ваклап, нәтиҗәләр ясап, килер көнгә яңа планнар корып, мәчеттә узачак мөнәҗәтләр кичәсенә әзерләнеп йөргән көннәрдә, Сәлимәгә кечкенә оныгының юкка чыгуы хакында хәбәр килә. Марат мәктәптән соң өенә кайтмаган. Туган-тумача, дус-ишләрдән эзләп тә таба алмагач, Сәлимәгә хәбәргә чыгалар. Әниләрен борчыйсылары килмәсә дә, аның янына кайтып китмәдеме икән дигән ышаныч белән телефонга үреләләр. Иң яраткан төпчек оныгы бит. Кечкенә кызының баласы. Сәлимә кара кайгыга бата. Төн уртасында калага чыгып китә алмаса да, таңны йокысыз арттыра. Уйларның агы да, карасы да башны айкый. Начары шомландырганда, өмет дигән якты хис ышаныч бүләк итә. Ләкин бүреләр төркеме исеменә төшеп, чигә тирәләренә тир бәреп чыга. Усал бүреләр аның җанын умырып алгандай була. Үзенә кыенлык килсә күтәрер, балаларына килгәнне һич теләмәс иде.

Эчендәген кешегә сөйли алмый 2 көн йөрде Сәлимә. Бары тик Маратны табып алып, күмү эшләре тәмамлангач кына, төшенең ничек тиз арада рас килүен күз яшьләре аша җиткерде. Кисәтүне дөрес кабул итсәм, барыгызны да колачыма алып яклаган булыр идем дип өзгәләнде

Марат мәктәптән дуслары белән чыга. Өйләренә җитәрәк кибеткә керәм дип алардан аерылып китә. Үзе шоколад алып фатирларына таба юнәлгәндә юлына бер төркем яшьләр очрый. Алар Мараттан юл сорыйлар һәм үзләре сораган йортны күрсәтер өчен ияртеп алып китәләр. Ә аңардан соңгы хәлләр әлегә билгесез. Малайның җансыз гәүдәсен ташландык гаражлар яныннан табып алалар.

Инде бер елга якын вакыт узса да, тикшерү эшләре тәмамланмаган. Гаеплеләр дә тиешле җәзасын алмаган. Сәлимә исә оныгын бик еш төшләрендә күрә. Марат кулларын сузып дәү әнисен үз янына чакыра.  Сәлимә гаеплеләр иректә йөргәнгә оныгымның җаны тынычлана алмый дип уйлый. Миңа да китәргә вакыт җитә микән? - дип шомланган чаклары да юк түгел. Ни дисәң дә, төшләр дөресен кисәтә, күрәчәгеңә әзерли икән бит. Сизгер күңелләр аны тойса да, яхшыга юрыйсы килә бит әле.

Сәлимәнең оныгының сузылган кулларына үрелергә буе җитми. Сөйләшәсе килгәндә, Мараты дәшми тора. Аннан кәефсез генә күз алдыннан югала.

-Матур дөньяларны калдырып китәсе бер дә килми. Мин бит әле калган оныкларыма монда бик кирәк, - дип Сәлимә бүген кабат мәчеткә китте. Сәдакасын биреп, күңел тынычлыгы, оныгының да җанының тынычланып калуын сорады. Кылган догаларының кабул буласына ышанып, исәннәргә хәерле гомерләр теләде.

Борчуларны җитәрлек күрде. Арадан киткәннәрне онытырлык көче булмаса да, алда хәсрәтле көннәр көтмәсен иде инде. Көнне шушы теләктә башлап, шундый ук уйлар белән йокларга да ята ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев