Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Тәрәзә пыяласында чебен эзләрен ничек бетерергә?

Тәрәзә пыялаларында чебен һәм башка бөҗәкләрнең эзләрен бетерү шактый кыен була.

Моның җиңелрәк ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Чебеннәр тәрәзәгә дә, пыяла астындагы фотоларга да тизәкләрен калдырып китәргә мөмкин.

Оста хуҗабикәләр моның өчен суган куллана. Суганны урталай ярып, шул ярымшарлар белән пычрак пыялаларны ышкып чыгыгыз. Аннары чиста су белән юып төшерегез. Тап та, эз дә калмас, диелә хәбәрдә.

Пыяла ялтырап торсын өчен, аракы кушылган акбур кулланып була. Акбурга бераз аракы кушарга һәм шуның белән пыяланы ышкырга кирәк. Акбур булмаса яки аракы бетсә, 1 аш кашыгы крахмалны 1 л суда җебетеп, шуның белән пыяланы ышкыгыз.

Аннары тәрәзәләрне аш серкәсе кушылган су белән юып алыгыз, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/taraza-pyyalasynda-ceben-ezlaren-nicek-betererga-5853580

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев