Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Хушлашу

Тагын бер ак, саф күңелле, шигъри җанлы, өлкән райондашыбыз арадан китте. Капкасын ачып кергән саен кочак җәеп каршы алучы, шигырьләрен укып, истәлекләр сөйләп сөендерүче Әминә әби Саматова 1 август көнне вафат булды.

Әминә әби Саматова турында соңгы язмабыз шундыйрак иде. Инде каләме дә ялгыз калды, чәчәкләре дә... Әминә әби Саматованың якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Зур Болгаер якларында туып-үсеп, яшьлеге күмер шахталарында узган, кыш көне 94 яшьлеген каршылаган Әминә әби Саматованың йорты чәчәкләргә күмелгән. Җор телле, шигъри җанлы, изге догалардан аерылмаган Әминә әби чәчәкләр белән сөйләшеп, серләшеп үзенә яшәү көче ала.
Капка төбеннән үк аллы-гөлле чәчәкләр каршылый. Сукмаклар, бакча, ишегалды – бар да чәчәкләргә уралган. Үзенә җитәрлек яшелчәсен дә утырткан.
-Матурлык булсын дисәң, бик күп эшләргә кирәк. Хезмәтне яратам. Шуңа күрә яшимдер дә. Хәрәкәт, матурлык кешене яшәтә дә, яшәртә дә. Ул – бер яктан зәвык, икенче яктан – хәрәкәт. Йоклап ятмыйм. Китап, журналлар укыйм, догалар да өйрәнәм, телевизор да карыйм, урамда да өлгерәм, - ди Әминә әби.
Чәчәк үстерү серләрен яхшы белә, орлыкларны үзе әзерләп, үсентеләрен иртә яздан утырта.
-Җирне тәрбияләргә кирәк. Карамасаң җир ашатмый. Уңышны алам, урынын артыннан ук казып куям. Җир суларга тиеш. Чәчәк, яшелчәләрнең төпләрен йомшартып торам, чүпләрне гел утыйм. Сәгать белән исәпләшмичә эшлим. Иртән чыгып чәчәкләрнең хәлләрен сорашам, сөйләшәм, әле шигырьләр дә укыйм. Алар белән ялгызлыгымны да онытам, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев