Хыянәт (хикәя)
- Әни, син бәхетнең ни икәнен беләсеңме?
- Беләм, балам. Ул – әти-әниең яныңда булу, авырмыйча, борчылмыйча яшәү. Ә синең өчен тырышып уку, “5”леләр алу....
- Ә синең өчен?
- Бу сорауларны каян җыеп бетерәсең син? Минем өчен дә шул инде: дәү әти, дәү әниең исән-сау булса, әтиең янымда булса, сез авырмасагыз...
- Әти булмаса... Әти булмаса син куркыр идеңме, әни?! Әти өйгә кайтмаса, аны каян эзләп карар идең...
- Ай, Алам, авызыңнан җил алсын! Ник кирәкмәгән нәрсәләр сөйлисең син. Бар “тьфу“ дигең, төкер. Әтиеңне аптыратмыйча, аны бер пәп итмичә йокларга да ята алмыйсыз бит... Кирәкмәгән нәрсәләр сөйләп торасың.
Ләйсән кечкенә кызы Таңсылу белән булган шушы сөйләшүдән соң, үзе дә уйланып, агачка шакып куйды. Илдар янында булмауны башына да китерә алмый ул. Ул кайтмыйча йокларга да ятканы юк бит. Көчле ир иңнәре артында яшәргә ияләшкән. Ире акыллы һәм тырыш булганга күрә, ышанып 3 бала тапкан да инде. Үзең генә 3 баланы кеше итә торган замана түгел. Усаллардан да сакларга, гаиләдәге яратуны да киметмәскә кирәк.
Ләйсәннең тормышы шөкер итәрлек. Илдарга кияүгә чыгып, бөтенләй чит районга килүенә үкенгәне юк аның. Туганнары да хөрмәт итеп яши. Машина кул астында булгач, сагынган саен туган якларына да кайтып киләләр. Бер кич кунып килсәләр дә, күңеле басыла хатынның.
Яраткан эше, хөрмәт иткән гаиләсе бар. Артыгы кирәкми дә. Шул байлыкны саклап яшәргә язсын.
Ләйсән Илдар белән башкалада һөнәр үзләштереп йөргән чакларда танышты. Чит районнан булуы да куркытмады. Әнә бит әнисе дә шулай ераклардан килеп, әтисе белән матур гына яшәп ята. Бер дә зарланганы да, сагынуын сиздергәне дә юк. Ләйсән дә сер бирмәс. Кулына диплом алганчы ук кияүгә чыкты ул. Егет бер ел алдан укып бетереп, туган якларына кайтып китәргә тиеш иде. Анардан каласы килмәде. Бишенче курсның күбесе практика, диплом язу өчен бирелгән яллар белән уза. Ике авыл һәм кала арасында йөрде. Диплом алгач озак та тормыйча декрет ялына чыкты. Шулай итеп, япь-яшь килеш әни булып куйды. Килен буларак та, хатын буларак та сынатмады ул. Уңганлыгы, чаялыгы бар иде. Бер елдан үз фатирларына чыктылар һәм йорт салу мәшәкатьләренә чумдылар. Илдар да хезмәт баскычлары буйлап күтәрелә килде. Бүген ул районның башкарма комитетында эшли. Хезмәте җаваплы булса да, гаиләсенә дә вакыт таба, туганнарын да кайгырта белә.
Тормыш коруына ничә еллар узса да, үзенең киреләнеп, бәбиләнеп алуларын санамаганда, бер кыенлык та күргәне юк.
Эшендә бераз кыерсыта башласалар да: “Минем бу якларга килгәннән бирле бер күз яшем дә тамганы юк. Каенана-каенатам, ирем, аның туганнары миңа артык бер сүз дә әйтмиләр. Үзем дә әйбәт була беләм. Сезгә дә кыерсыттырмаслар дип уйлыйм“, – дип, җавабын да бирә белә ул.
Кызы чыннан да, уйланырга мәҗбүр итте. Илдар булмаса, Ләйсән үзе генә беркем дә булмас иде шул. Күктән ишелеп төшкән карларны гына да көрәп куя алмас иде. Янында гына торсын, балалары бәхетенә исән-сау гына булсын.
Гел шулай шома гына бармый шул тормыш юллары. Тора-бара күңеленә яра сала торган очраклар белән дә очрашырга туры килде аңа. Балалары бәхете, үзенең парлы киләчәге хакына барысын да үздырып җибәрә белде. Чыннан да, кем булыр иде ул янында Илдар булмаса.
Ни кызганыч, тәкъдирдә язылганны үзгәртә алмый шул адәм баласы. Тормыш юлында көтелмәгән борылышларга, сикәлтәләргә дә юлыгабыз, еш кына акыл җитмәслек, йөрәк тә хәл итмәслек сайлау алдында да калабыз. Менә шул чакта кеше, үзе дә сизмәстән, язмышына язылган юлны сайлап ала белсә, барысы да әйбәт була икән. Кеше сүзенә карамыйча, йөрәге кушкан юлдан китүчеләр гаиләсен дә саклап кала, балаларын да пар канат белән үстерә.
Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар, диләр. Ләкин әле ул бәхет өчен көрәшергә дә кирәк икән. Кичерә һәм юл куя белү, сабырлык та таләп ителә. Тормыш шундый нәрсә: бер яндыра, бер көйдерә. Бәхетлеләр мондый сорауларга җавап эзлиләрме икән, диярсез сез. Күктән җиргә төшеп, кабат шул биеклеккә күтәрелергә көч тапканнар үткәннәргә әллә нигә бер булса да әйләнеп кайта шул. Кабат ялгышларны кабатламас, сизгер һәм нык булу өчен анысы да кирәк.
Ләйсән ирен аптыратмый гына, дуслык җепләрен өзми саклаган курсташы Сиринә янына кунакка барырга чыкты. Илдар исә аны бер кич кунганнан соң килеп алырга вәгъдә биреп калды. Юлда барлык студент елларын күз алдыннан уздырды. Уйларына чумып барырга да, йокымсырап алырга да җай чыкты. Татлы мизгелләр дә, әрнеткәннәре дә искә төште. Кеше белгәннәре дә бар, сизми калганнары да. Нишләсә дә, үз язмышы, иң мөһиме – киләчәге матур һәм ул көткәнчә булсын.
Илдарның ялгышлары турында аерым бер китап яза алыр иде ул. Теркәп куйган мизгелләр дә бар. Әле дә нык акыллы ирләр дә ялгыша икән дип гаҗәпләнә. Андый кешеләр янында вакытында туры юлга бастырырдай акыллы хатыннар да кирәк. Кызу хисләр, ачу, үпкә белән кул селтәсәң, үз тормышың да җимерелер, аныкы да барып чыкмас иде. Иң аянычы – балалар эчтән сызар. Кечкенә кызының бәхет турында сөйләшүе, әтисез калудан куркуы еш исенә төшә Ләйсәннең. Әтисез дусларын алар да бит күреп үсә.
Илдар кеше тормышының кыл уртасына җиткәндә тигез җирдә абына. 45 яшьләр чамасындагы, гадилеге, матурлыгы белән үзенә тартып торучы, мөлаем бер хатын-кызны очрата. Үзе дә сизмәстән баш-аягы белән гашыйк була. Гөлүсәнең иреннән аерылып районга күченеп кайткан еллары була бу. Илдар эшли торган бүлеккә эшкә килә. Әллә игътибарга сусаганга, әллә чынлап та бер күрүдә бер-берсен ошаталар, алар дуслашып китәләр. Соңрак, бу гади дуслык шашкын хисле һәм гөнаһлы сөюгә әверелә. Гөлүсә ирнең менә дигән гаиләсе барын да белә. Үзе дә кабат тормышка чыгарга теләми. Ләкин ярату һәм игътибардан да баш тартырга көче җитми.
Ләйсәннең уйлаганда да көнләшүдән нык дулкынлануы, кулларының сизелер-сизелмәс кенә калтырануы сизелә. Ничек ул аны вакытында сизеп, вакытында туктата алды. Нинди көч тапты ул үзендә. Хәзер үзе дә гаҗәпләнә.
Аның шулай борчылып баруын сизенгән юлдашы сүз башлады.
-Сеңелем, сине нидер борчый бугай? Берәр кайгың, борчуың бармы әллә. Кесәмдә даруларым бар. Кирәк дисәң, бирәм. Азрак тынычланырсың.
–Юк, бар да тәртип, бары тик юлга чыккач, хатирәләр яңарды. Мин аларны оныттым дип уйлаган идем инде. Онытылмаган икән...
–Кеше хәтере шундый... Тоныклана, арткы планга күчә. Ләкин эзе һәм ярасы мәңге дә җөйләнми. Минем дә булды андый хәлләр. Вакытында аякка бастым, үземне кулга алдым һәм кискен борылыш ясадым. Кеше арасына да кермәдем, үзем дә гөнаһтан котылдым. Дин юлына бастым. Акылы булган, теләгән кеше барысын да булдыра ала икән.
Юлдашым сөйләде дә, сөйләде. Гүя әрнүемне ул юл буе күзләремнән укып барган иде.
–Мин дә гашыйк булдым. Өзелеп яраттым. Ансыз сулый да алмам дип уйлый идем. Тик бик тиз аңыма килдем. Һәм язмышымнан качып, торыр урнымнан күчеп киттем.
Мин бары тик сораулы караш кына ташладым, ә юлдашым миңа менә ниләр сөйләде:
-Минем яратып йөргән егетем Гомәр исемле иде. Иртәгә никахыбыз дигән кичтә, башка берәү белән бутап, вәхшиләрчә кыйнап үтерделәр. Бик авыр кичердем, соңгы юлга да озата алмадым үзен. Егетләр сүз ката башласа, ул күз алдыма килеп баса иде. Берсен дә якын китермәдем. Яраткан кешемне югалтканга 20 ел булган көнне берәүне очраттым. Күрше район егете. Ышанасызмы, ул да Гомәр исемле! Җитмәсә, нәкъ минем үз сөйгәнем кебек, кара тутлы, мыеклы, жор телле... Күзләребез очрашкан мизгелдә икебез өчен дә дөнья үзгәрде дә куйды. Дусларча гына берничә мәртәбә очраштык, телефоннан аралашып тордык. Вакыт узган саен аңа ныграк тартыла барганымны аңладым. Миңа кабат ярату килде! Ул минем кадерле кешемә әйләнде. Кызганыч, аның өйләнгән икәнен белә идем. ”Безнең аралар күптән суынган, синең гаебең юк, хатыным авырый. Без бер йортта торабыз гына”,-дип сөйләде. Миңа ничек кенә булышырга да риза иде. Аның минемчә суларга тырышуын, хәтта сөйләшүе мин теләгәнчегә үзгәрүен сиздем. Хатыным авыру дигән сүз мине айнытып җибәрде. Әлегә кадәр ул яраган. Ирнең нәселен дәвам итәргә балалар тапкан. Хәзер авыргач, ул кирәксез. Хәтта аны ташларга да, риза булсам, аның янында яшәп, мине яратырга да риза иде ир. Минем күңелем өшеде. Ярату бит вакытлыча. Әгәр бер көн килеп, мин авырый башласам, миннән дә читләшерме? Аларның бер-берсенә бәйләр балалары бар. Мин бит инде бала табар яшьтән дә узган. Озак уйландым, күктән җиргә төштем. Авыру хатын күз яше җыеп, гаилә җимереп, мин бәхетле була алыр идемме? Бу сорауны үземә кат-кат бирдем, хисләрнең иң кайнар чагында араны өзәргә булдым. Тагын да тирәнгә керергә теләмәдем. Хатыны сизгәнче, араны өзеп, юкка чыктым.
–Ә мин сиздем шул, ноктаны вакытында үзем куйдым. Бөтен кеше дә сезнең кебек уйлый белми. Онытырга тырышып карыйм, өйдә оныткан кыяфәт чыгарам. Ләкин хыянәт онытылмый шул, – дип куйганын Ләйсән үзе дә сизмәде.
Берсе хыянәтне кичергән, берсе хыянәттән качкан. Шулай да аңлашалар кебек иде алар.
-Гел хатыннар гына гаепле түгел бит. Ничә кат аңлатып карадым, син минем насыйбым түгелсең, тормышымны кеше күз яшьләрендә төзисем килми, рәнҗеш алмыйк, аралашудан туктыйк дидем. Ә ул ишетергә дә теләми, бәхетебездән качмыйк дип үгетли, миннән уңай җавап көтә. Менә шуңа бу адымны үзем ясадым. Мин инде башка шәһәрдә яшим. Телефон номерымны алмаштырдым. Араны ялгарлык сәбәп калдырмадым. Бер йөргән кеше барыбер йөри диләр. Бәлки башканы да табар. Гөнаһ чыганагы үзем булмагач риза, – ди танышым ирләрне үзенчә күзаллап.
Бер йөргән кеше барыбер йөри диләр... Бу сүзләр Ләйсән йөрәгенә тагын ук кадады. Кабат күтәрә алмас шул ул. Аның да бит йөрәге таш түгел.
Хатын байтак сүзсез генә барды. Ике ут арасында калып, бер карарга килә алмыйча, ничек йөрәге өзгәләнгән вакытларны уйлады. Ике яңа таныш икесе ике утта иде. Икесендә ике язмыш, ике очрак булса да, бер-берсен аңладылар. Чөнки, Ләйсәннең яңа танышы Фирая күңелендә намус, яхшы түгел, кеше тормышын бозарга ярамый дигән төшенчәләр яшәвен ул бик тиз сизде. Бөтен кеше дә бер төрле түгел икән әле дигән нәтиҗә чыгарды.
-Бар кешеләр дә синең кебек уйламыйлар шул, Фирая апа. Минем иремнең юлында синдәйләр очрамады... Кеше бәхетсезлегендә бәхетле-татлы тормыш кору өчен җан талаштылар... Тик юкка... Соңыннан ул өченче кеше икәнен аңлады. Миңа юл бирде. Аралары өзелде дип уйлым. Хәер, бәлки мин генә сизмимдер. Ул эштән китте, ләкин районнан бит ерак китмәде. Ул сөюеннән качып китмәде, – дип куйды Ләйсән.
Гөлүсә белән Илдарның якын мөнәсәбәттә булуын дуслары аша ишетсә дә, Ләйсән башта ышанмады. Гаиләсе дип өзелеп торган, балаларын сөеп туймаган ир чит хатын янында нишләп йөрсен инде. Аңа үз гаиләсендәге җылы, игътибар һәм ярату да җитәрлек бит. Хатынның беренче ялгыш фикере шушы булды. Икенчедән, ул иренә артык ышанган өчен үкенде. Өченчедән, телефонына кагылуы өчен үзен сүкте. Белми яшәсә, җиңелрәк булыр иде. Ә бәлки инде бу вакытта ирсез дә калыр иде.
Илдар җитәкче урыннарда эшләгәч, телефонын бер минутка да үзеннән калдырмады. Хәтта мунчага барганда да күтәреп кереп китә иде. Күп вакыт телефон кесәсеннән чыкмады. Хатын аны шулай тиеш дип уйлады. Бер көнне Илдар мунчадан соң, телевизор каршында йоклап китте. Телефон исә зарядкада калды. Гомер булмаганны ул телефоны бар икәнне онытты. Шул вакыт чылтырап килгән хәбәргә хатын игътибарсыз кала алмады. Телефон экранына чыккан вак хәрефләргә күзе төште. Башын укыды, азагын хәтерләми ул.
“Ике сәгать инде хәбәрең юк. Синең өчен борчыла башладым, кадерлем....“
Ике сәгать тә бер-берсен югалтышып тормаган кешеләр арасында мөнәсәбәтләрнең нинди булганын чамалыйсы кыен түгел иде. Хатын хәбәрнең азагына барып җитә алмады. Аңы томаланып күрше бүлмәгә чыгып китте. Эчендәге ярсу тынычланырга уйламый да иде.
–Вәт, әйбәт ир. Менә аның бердәнбер Илдары. Тынычлыктан туйганмы? Дәрәҗә шулай итәме? Хатынның башы катты.
Ләйсән укытучы булып эшли. Хезмәтеннән бирелгән ноутбугы да зал өстәлендә генә тора. Ул бар фикерен җыеп, ире уянганчы, ватсапны ноутбугына тоташтырып куйды. Менә хәзер күрер инде, ире нәрсә дип җавап бирер дә, хатын ниләр язар. Бик тирәнгә китсә, үзе дә булышмый кала алмас.
Әлбәттә, ир тору белән иң беренче эш итеп телефонын алып кесәсенә салды. Аннан хатынына чәй ясарга кушып, йокы бүлмәсенә кереп китте.
Хатын инде бу көнне чәй ясарга чыга алмады. Аның башы томаланган, берни аңлар дәрәҗәдә түгел иде.
Ир йоклап китүен әйтеп гафу үтенгәндә дә, иртән эшкә киткәндә үк кереп чыгасын әйткәндә дә таш курчак кебек утыра бирде.
Кычкырмады, артыгын әйтмәде, шул ук вакытта сөйләшмәде дә, ире янына чәй эчәргә дә чыкмады.
Ир аның эше күплеген аңлап, йокы бүлмәсенә кереп ятты да, иркенләп, тынычлап сөйгәне белән язышырга кереште.
Яратам, сагынам, духи исләреңә кадәр якын... Хатын күптән ишетмәгән сүзләр. Һәм беркем дә белми, алар шулай күпме язышкандыр, бер-берсенә күпме матур сүзләр әйтешеп, киләчәккә планнар коргандыр.
Нинди генә акыллы булырга тырышса да, Ләйсәннең: “Мин дә яратам да бит, тик гаиләм бар. Алар мине синнән катырак ярата һәм ышана“, – дип язып җибәрүдән башка чарасы калмады.
Язышкан хатларны компьютер аша укып булуын Илдар әлегә кадәр белмәгән дә иде. Ләйсән янына килеп баскач, хатын урыныннан торып: “Мә, җибәргән матур фотоларын зур экраннан кара. Иртәгә иртә белән үк барып йөрмәслек булсын“, – дип, урыныннан ук торып чыгып китте.
Бу көнне сүзләр шуның белән бетте. Ир дә, хатын да йоклый алмады. Өйләнешкәннән бирле беренче тапкыр алар икесе ике бүлмәдә йоклады. Иртән исә хатын балаларын мәктәптә калдырды да, беренче дәрескә дә керә алмыйча иренең эшенә китте. Аның балалар каршына кереп басарлыгы да, дәрес аңлатырлыгы да, гомумән, авыз ачып сүз дәшәрлеге дә юк иде. Гөлүсәне күргәч, сүзләре дә чыкты, теле дә ачылды. Телефонына төшереп алган матур сүзләрен күрсәтә-күрсәтә бик озак сөйләде, бөтен тормышларын сурәтләп бирде ул. Тик сыңар күз яшен дә күрсәтмәде. Үзен саткан ир өчен елап утыру аңа түбәнлек тә, оят та булыр иде.
Тормышта күпне күргән, хыянәтләр кичергән, ниндидер сөяркә котыртуы аркасында кыйналып арганнан соң аерылып кайткан Гөлүсәнең үзенә дә авыр булып китте. Аның “сөяркә“ исеме күтәрәсе килми иде. Көндәшлек ачысын да, белә торып кичерүнең нәрсә икәнен дә ул яхшы белә. Үзе дә шул юл буйлап узган. Тик ул да хатын-кыз бит. Илдарга тыныч кына карый алмаган, бер-берсенә тартылуларын белгәч, кире кагарга көче җитмәгән.
Гөлүсә акыллы хатын булып чыкты. Тыныч кына аңлаштылар, гафулар үтенде, үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләде. Башка араларына кермәячәген ышандырып, Ләйсәнне озатып калды. Шул ук көнне эштән китәргә гариза язуы ишетелде. Тик ялгыз башы районнан ук китәрлек чамасы югын бик яхшы белә иде.
Хатын әтиләре белән булган хәлләрне балаларына сиздермәде. Ире белән дә зурдан кубып бер сөйләштеләр, әйтәсен әйтештеләр дә, башка бу темага әйләнеп кайтканнары юк. Ләйсән генә кайвакытларда аралары өзелмәгәндер дип шикләнә. Тик бәйләнер, иреннән сорау алыр сәбәпләр күрми.
Калага барып төшүгә Ләйсән авыр уйларыннан арынырга, кабат бу турыда уйламаска теләде. Тормыш матур бит. Һәр адым саен матурлыклар очрый, дуслар сәлам бирә, туганнар хәлен сораша, балалары килеп сарыла.
Уйларыннан озак арына алмады ул. Дусты Сиринә бик кәефсез генә каршы алды. Йөзләре дә үзгәреп киткән иде. Төне буе йоклый алмавын, башы авыртуын әйтеп зарланып та куйды.
Күзләре генә түгел, йөзе дә балкып торган дустын андый кыяфәттә күргәне юк иде Ләйсәннең. Әле ике-өч көн элек кенә очрашырга сүз куешканда да, сүз саен чаркылдап көлеп җибәрә иде. Бик теләп үзенә кунакка чакырды. Кунакка килүен үтенде. Ишек ачылу белән йөгереп чыгып, кулын кыса торган ире дә кереп бикләнгән бүлмәсеннән чыкмады. Хәтта чәй куйгач та Сиринә аны үз яннарына чакырмады.
–Син үзеңә алма тагын. Бераз үпкәләшеп алган идек. Хәзер менә бер-беребезгә вакыт бирдек. Киләчәкне ничек дәвам итәргә икәнен уйлыйбыз. Башларның каткан чагы, дустым, – дип куйды Сиринә.
Елый да алмаслык хәлгә килеп каткан иде ул. Елмаю да ясалма. Авызын ачса, ут чәчелер кебек.
–Әллә нәрсә генә булды шунда. Мин тормышта болай алданырмын, ирем янәшәсеннән миннән башка тагын берәү атлыйдыр дип башыма да китергәнем юк иде. Теге йөри, бу йөри дип кеше сөйлисе генә рәхәт икән. Ә үзеңә килеп кагылгач...
Ләйсән ни дияргә дә белмәде. Бите уттай янарга тотынды. Үзе белән булган хәлләрне ничек кенә дус булсалар да, Сиринәгә сиздерергә теләмәгән иде ул. Яшереп калып булмас ахрысы. Күңеле мөлдерәп тулган. Үзе дустын тыңлый, үзе үткәннәрен уйлый.
–Хыянәт кагылмаган гаилә бар микән ул. Сабыр бул дияргә дә белмим, аерыл дип тә әйтә алмыйм. Ялгыз да җиңел булмас. Болай да гомерлеккә табы калачак. Хыянәтне онытып булмый шул, – дип кенә әйтә алды ул. Шуннан барысы да аңлашыла иде.
Ике дусның бер-берсеннән яшерер серләре юк иде. Төне буе сөйләштеләр. Елаштылар да, көлештеләр дә. Ирләргә сер бирмичә яшәргә, көчле һәм нык булырга сөйләштеләр.
Бер-берсен яхшы аңлады хатыннар. Аерма шунда гына: Ләйсәнең ире ялгыз хатын белән чуалса, Сиринә тормыш иптәшенең аралашкан кешесе пар канатлы. Берсенең ире, икенчесенең хатыны бар. Киләчәккә бер ышаныч та булмаган килеш, ник гаилә бозарга кирәктер. Күрәсең, азгын хисләрен алар йөгәнли алмый.
Сиринә иренең соңга калуларына күнексә дә, кибеткә йөри башлавын, үзенә киемнәр күтәреп кайтуын аңлый алмый иде. Хатыны алам дигәндә дә каршы чыга, алгач та кимичә аптырата иде бит алдан. Артыннан күзәтә торгач, Сиринә иренең очына чыкты. Ул базарда ир-атлар киеме сата торган ханым белән аралаша башлаган икән. Товар алырга барганда озатып куйган, каршы алган иргә хатын рәхмәт йөзеннән киемнәр бүләк иткәләгән. Кибет буйлап артларыннан килеп, тәмләп чәй эчкәннәрен, озаклап сөйләшкәннәрен сабыр гына көтеп, кайтыр вакытларында гына каршыларына чыкты Сиринә. Җепнең очы чишелә, тик берни дә үзгәрми. Бары тик өйдәге мөнәсәбәтләр генә катлаулана. Ир әллә ни борчылуын сиздерми. Хатында нигә кирәк булды моны белү дигән үкенеч тә бар.
Кеше гаиләсендә ни барын белеп булмый. Ләкин беркемнең дә эче буш түгел икәнлеге көн кебек ачык. Азгынлык, булганына шөкер итмәү күп гаиләләрне эчтән кимерә.
Кемдер элек тә булган дияр, кайберәүләр чит ил сериаллары белән бозыклык килде дип нәтиҗә ясар. Ничек кенә булса да, кешенең аңы, мөмкинлекләре арткан заманда күңелгә тынычлык җитмәве көн кебек ачык.
Ләйсән хәзер бар нәрсәгә шикләнеп карый. Үзе дә сизмәстән шундыйга әйләнде ул. Инде лаеклы ялда булган танышы Мөршидә апа белән сөйләшкәннән соң да, ялгышмыймы икән бу хатын, дип уйлап алды.
Мөршидәләрне күптән белә. Гаиләсе белән аралаша. Бу юлы ул эшенә йомыш белән сугылган иде. Сүз арасы сүз китте. Мөршидә ирен мактап алды.
–Мин Рәшиткә бик рәхмәтле. Мине хыянәтсез яшәткәне өчен аңа хөрмәтем көннән-көн арта гына бара. Тигез картлыклар язсын иде инде Ходай, – дип куйды ул.
Бу очракта Ләйсән аларга кызыгып карарга, хәтта көнләшергә тиеш иде. Ләкин, үзенең тормышын күз алдыннан уздырды да: “Әй, җүләр дә инде бу хатын-кызлар. Ышанабыз шул инде. Ышанмасаң яшәп булмый бит“, – дип куйды. Үзе Мөршидәне елмаеп озатып калды, ә башында күпме уй, күпме икеләнү һәм киләчәге өчен борчылу иде.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев