Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Хыянәтне онытып буламы?

Иремә карата кызыксыну югалды. Аның белән бер өстәл артына утырып ашыйсы, бер урынга ятып йоклыйсы килми. Бу хәл күптәннән дәвам итә һәм моның сәбәбе дә юк түгел.

  Эш шунда: моннан берничә ел элек ирем миңа хезмәттәше белән хыянәт итте. Моны белү кыен булмады, дуслары да җиткерде. Эштән соңлап кайтуы, киемендәге хушбуй исләре барысын да ачып салды. Тик мин аны гафу иттем. Аның тәмле теле, гафу үтенүләре, чәчәкләре, кыйммәтле бүләкләренә каршы тора алмадым. Һәм безнең тормыш кабат үз кыйбласына кайтты кебек.

  Ләкин соңгы арада аны күрә алмый башладым. Хыянәте һич уйдан чыкмый. Минем кебек хәлдә калучылар бармы икән? Түзәргәме, әллә аерылышыргамы? Ике балабыз бар.

Римма Л.

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/%D0%A3%E2%84%A2y-yazmyish/khyyantne-onytylyp-bulamy

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/couple-with-person-suffering-from-std_29015129.htm#fromView=search&page=1&position=22&uuid=2f5e9ba6-d616-4952-9957-8fdad907389e

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев