Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Зикер калебне, сәләмәтлекне ныгыта

“Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Иң хәерле зикер: “Ләә иләәһә илләллааһү” һәм иң хәерле дога “Әлхәмдүлилләһи” сүзләре”, – дип әйткән.

Дога кылуыбыз да зикер кылу булыр, чөнки дога кылганда без бар күңелебез белән Раббыбызга мөрәҗәгать итәбез, Аны олуглыйбыз, Аннан гына ярдәм сорыйбыз, бары Аңа гына мохтаҗ булуыбызны таныйбыз.

Кеше иртән һәм кичен, ким дигәндә, 100 тапкыр “Ләә иләәһә илләллааһү” дип, зикер кылырга тиеш. Зикерне кылганда күзне йомып уку хәерлерәк вә зикер вакытында Аллаһының бөеклеге турында фикерләү мәслихәт. Бу халәт безгә бик зур көч бирә, күңелебезне тынычландыра, хәтта сәламәтлегебезгә дә уңай тәэсир ясый.

Зикер калебне, сәләмәтлекне ныгыта, дөньяда тынычлык-бәрәкәт, Ахирәттә бәхет вә җәннәт бирә, иншәАллаһ.
Шунысы да бар: гыйбадәтләрнең күбесен тәһарәтсез үтәргә ярамый, ә зикерне (мунчадан вә бәдрәфтән кала) теләсә кайда кылырга ярый” – дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-02-07/radiy-h-birov-bashkortstanny-berenche-prezidenty-mortaza-r-himovny-isk-aldy-3133678

Фото: https://ru.pinterest.com/pin/680113981249493878/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев