Апас балалары бозда ут чыгара
Апас ветераннар Советының иң актив әгъзасы, сәхнәдә бик матур итеп җырлаучы, шигырь сөйләүче Роза Ногманова “Алтын алка” боз Сарае каршысында гына яши. Аны һәр көнне һәм кичен дә бик сөйкемле, бик яраткан оныклары-7 яшьлек Адель һәм 5 яшьлек Данил белән боз өстендә күреп була.
-Бу Боз Сараеның матурлыгы ук күңелемә бик ошый. Ике оныгым да хоккей белән “җенләнә”. Улым Марат, бик тә уңган-булган киленем Алена балалары уйнаган бер генә матчны да калдырмаска тырышалар. Үзем дә оныкларыма көч биреп торырга бик яратам. Инде көндәш команда капкасына алка да кертсәләр, җиңсәләр шатлыгыбызның чиге юк,-ди дәү әни.
Апас район ветеринария берләшмәсе белгече, Апас участогы мал табибы Радик Сабирҗанов та улы Салаватны хоккей секциясенә яздырган.
-Балалар сау-сәламәт булып үссеннәр. Физик чыныгу өчен малайларга хоккей бик тә килешә ул. Менә тиздән Апаста бик зур ябык спорт комплексы да ачылачак. Анда ике бассейн да булачак. Димәк, спорт белән дус булучылар өчен районыбызда мөмкинлекләр һәм шәһәрдән ким булмаган шартлар тагын да артачак,-ди яшь хоккейчы әтисе.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев