Апас боксчылары җиңү белән кайттылар
18-20 декабрь көннәрендә Кукмарада узган бокс буенча республика турнирында безнең районнан тренер Данис Хәкимов җитәкчелегендә дүрт кешелек команда катнашты. 11 район боксчылары арасында безнекеләр югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Апас мәктәбеннән Әмир Заһидуллин - беренче, Каратун мәктәбеннән Җасурбек Әхмоджанов - икенче, Фаил Давлятшин - өченче урыннарны яуладылар. Шулай ук Камил Маликов та...
18-20 декабрь көннәрендә Кукмарада узган бокс буенча республика турнирында безнең районнан тренер Данис Хәкимов җитәкчелегендә дүрт кешелек команда катнашты. 11 район боксчылары арасында безнекеләр югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Апас мәктәбеннән Әмир Заһидуллин - беренче, Каратун мәктәбеннән Җасурбек Әхмоджанов - икенче, Фаил Давлятшин - өченче урыннарны яуладылар. Шулай ук Камил Маликов та сынатмады.
Хәзер яшь боксчыларыбыз 8 январьда Менделеевск шәһәрендә узачак ярышка хәзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев