Апас егете Азамат Мөхәммәтшин Россия чемпионы
Алабуга шәһәрендә яшүсмерләр арасында узган көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Апас егете Азамат Мөхәммәтшин беренче урынны яулап, Татарстан чемпионы исеменә лаек булган иде.
Казанда Яшь көрәшчеләр арасында Россия беренчелегендә Татарстан җыелма командасы составында Азамат та чыгыш ясады. Ул Татарстан данын яклады. Нәтиҗәдә, кабат беренче урын яулап, Россия чемпионы исеменә лаек булды. Азаматны чын күңелдән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев