Апас мәктәбенең яшь юл сакчылары иминлек сагына басты
Апаста “Әти-әни, юл кагыйдәсен үтә” акциясе үтте.
(11 апрель, “Апастово-информ”).

Апас мәктәбенең «Светофорик” яшь инспекторлар отряды районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә машина йөртүчеләргә - ата-аналарга һәм җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерделәр.

“Машина йөртүчеләрнең игътибарын җәяүлеләр сукмагын узганда тизлекне киметүгә юнәлдерәбез, ә җәяүлеләргә юл аркылы ничек куркынычсыз чыгарга кирәклеген аңлатабыз. Юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне төгәл үтәргә һәм бер-берсенә хөрмәт белән карарга чакырабыз”, - диләр укучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев