Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаслылар, хоккей карарга килегез!

24 декабрьдә кадәр Апас һәвәскәрләр хоккей клубының сигезенче туры тәмамланачак. Анда барлыгы сигез команда катнаша. Яңа елдан соң АЛХЛ турнирының плей-офф өлеше башланып, дүрт команда арасында иң көчлеләр ачыкланачак,-дип яза Апас "Алтын алка" боз сарае директоры, уйнаучы-тренер, җыелма команда капитаны Рамил Мөхетдинов. 12 ноябрьдә Апас бозында Борнаштан "Факел" белән Йомралыдан...

24 декабрьдә кадәр Апас һәвәскәрләр хоккей клубының сигезенче туры тәмамланачак. Анда барлыгы сигез команда катнаша. Яңа елдан соң АЛХЛ турнирының плей-офф өлеше башланып, дүрт команда арасында иң көчлеләр ачыкланачак,-дип яза Апас "Алтын алка" боз сарае директоры, уйнаучы-тренер, җыелма команда капитаны Рамил Мөхетдинов.

12 ноябрьдә Апас бозында Борнаштан "Факел" белән Йомралыдан "Амур" хоккейчылары очрашты. Исәп 2:5 белән йомралылар файдасына булды. Икенче очрашу Апасның "Т-34" һәм Күкүздән "Торпеда" җыелма командалары арасында үтте. Уен 11:7 исәбе белән апаслылар файдасына төгәлләнде. Якшәмбе көнне Йомралының "Комета" белән Апасның "Карчыгалар" хоккей командалары очрашты һәм 2:8 исәбе белән апаслылар җиңде. Икенче очрашуга бозга Борнашның "Корольләр" һәм Апастан "Алтын алка" балалар хоккей командалары чыкты, 5:2 исәбе белән бу уенда яшь борнашлылар көндәшләрен бирелдерде.

Апас бозында шөгылләнүче Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш хоккей сөючеләре Апас тамашачасының бик тә мәрхәмәтле булуын билгеләп үтәләр һәм хуҗаларга зур рәхмәтләрен ирештерәләр.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев