Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаслыларга электр самокатында сак йөрергә киңәш ителә

Язгы чор җитү белән электр самокатында йөрүчеләр күренгәли. Әлеге техниканың нинди куркыныч булуын балалар аңлап та бетерми.

(14 апрель, “Апастово-информ”).


Ул сәгатенә 30-40 чакрым тизлекне җыя ала. Тормозга кисәк баскан очракта, самокат кинәт туктап, һәлакәт ясау куркыныч туа. Бу хакта ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтә.


“Әлеге җайланмаларны кулланучыларга транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә булган кебек таләпләр каралган. Аларның идарә итү хокукы да булырга тиеш. Мондый хокук бозулар өчен җаваплылык та бар”, - ди юл сакчылары.


Самокатта 16 яшькә кадәрге балалар, шулай ук исерек хәлдә һәм наркотик кулланган затлар йөри алмый. Шулай ук бер транспорт чарасына ике кеше утыру да тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев