Апасның яшь волейболчы кызлары Татарстанда – дүртенче!
Буа шәһәрендә 2003-2004 елгы кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә волйбол буенча ярышлар узды. Анда Рәмис Гыйззәтов җитәкчелегендәге Апас урта мәктәбе командасы катнашты һәм дүртенче урынны яулады. Регина Газимова, Ильнара Шиһабиева, Язилә Мөхәммәдиева, Лилия Тимербаева, Алинә Зиннәтуллина, Азалия Салавиева бик матур уен күрсәттеләр. Тренер Рәмис Гыйззәтов әлеге ярышларга баруны оештырган Апас...
Буа шәһәрендә 2003-2004 елгы кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә волйбол буенча ярышлар узды. Анда Рәмис Гыйззәтов җитәкчелегендәге Апас урта мәктәбе командасы катнашты һәм дүртенче урынны яулады. Регина Газимова, Ильнара Шиһабиева, Язилә Мөхәммәдиева, Лилия Тимербаева, Алинә Зиннәтуллина, Азалия Салавиева бик матур уен күрсәттеләр. Тренер Рәмис Гыйззәтов әлеге ярышларга баруны оештырган Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зиатдиновага, балаларның спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтовка, иганәчеләр Рөстәм Мингазиевка һәм Марс Заһидуллинга чиксез рәхмәтен ирештерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев