Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Җәяүле” операциясе бара

20 мартта башланган кисәтү чарасы 29 мартка кадәр дәвам итәчәк.

(28 март, “Апастово-информ”).


Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, операциянең төп максаты – юл бәла-казаларында җәяүлеләр имгәнүләрен профилактикалау. Әлеге чара кагыйдә бозучы җәяүлеләрне һәм шул ук вакытта машина йөртүчеләрне дә контрольдә тотарга ярдәм итә.


“Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте бу профилактик чара вакытында, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә, җәяүле кичүләрендә хәрәкәт итү өстенлеген бирмәвенә, ә җәяүлеләрнең, мондый кичүләр булмаган урыннарда юл аркылы үтүләренә аерым игътибар бирәчәк, яктылыкны кайтаручы элементлар киюгә игътибар биреләчәк”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев