Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста бер шоферга җинаять җаваплылыгы яный

Юлларны хәвефсез-хәтәрләрсез, имин итү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала.

(1 март, “Апастово-информ“).


Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәткәрләре салмыш килеш руль артына утыручыларга, штрафларын вакытында түләмәүчеләргә, куркынычсызлык каешын эләктереп йөрмәүче, баласын махсус урындыкка утыртмаучы шоферларны ачыклау буенча махсус рейдлар уздыра.

Февраль аеның соңгы көннәрендә юл сакчылары исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыккан шофер белән очрашты.


“Апас үзәгендә, кич белән 1993 елгы машина йөртүчене туктаттык. Аның үз-үзен тотышы шикләнү уятты. Медицина тикшерүе егетнең салмыш булуын күрсәтте. Тикшерә торгач, шоферның әлегә кадәр дә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе ачыкланды. Ул бер тапкыр хаталангач та гыйбрәт ала белмәгән“, – ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Бер тапкыр правасын алдырып та, кабат исерткечләр кулланган хәлдә руль артына утыручыга җинаять җаваплылыгы яный. Ул Җинаятьләр Кодексының 264нчы маддәсе нигезендә, 200 меңнән 300 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан ике елга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салына, йә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган. Салмыш килеш юл һәлакәте ясаучыга Закон тагын да катгый. Ул очракта 300-500 мең штраф түләргә туры килергә мөмкин.

Юлларда сак булыгыз, исән-имин йөрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев