Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста чираттагы салмыш шофер кабат төн уртасында очраган

Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр һаман да законнарның катгыйлыгын, штрафларның зурлыгын аңлап бетерми. Мондый машина йөртүче үзен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя.

(11 май, “Апастово-информ”).


- Салган килеш руль артында тоткарланганда, ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум административ штраф яный. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче судтан соң өч көн эчендә ЮХИДИ бүлегенә машина йөртү таныклыгын китереп бирергә яисә таныклыгын югалткан булуы турында белешмә тапшырырга тиеш. Шулай булмаганда, җәза срогы тагын да артырга мөмкин, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Районның баш юл инспекторы сүзләренчә, чираттагы салмыш шофер Биеш авылы янында төн уртасында очраган. Тикшерүләр аның салмыш булуын раслаган. Әлеге шоферга беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев