Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста хоккей - иң популяр уен!

Мәктәп Спартакиадасы программасына кертелгән балалар хоккей уеннарының зона этабы 7-8 февральдә Апас бозында үтте. Турнирда 2003-2005 елларда туган яшь хоккейчылар катнашты. Апас командасы бар тамашачы, көндәшләрен гаҗәпкә калдырып, бер генә командага да оттырмады. Кайбычлыларны 18:1, Чүпрәлеләрне 15:1, Кама Тамагы командасын 12:1 исәбе белән җиңеп, Апас яшь хоккейчылары Татарстан финалына вакытыннан...

Мәктәп Спартакиадасы программасына кертелгән балалар хоккей уеннарының зона этабы 7-8 февральдә Апас бозында үтте. Турнирда 2003-2005 елларда туган яшь хоккейчылар катнашты. Апас командасы бар тамашачы, көндәшләрен гаҗәпкә калдырып, бер генә командага да оттырмады. Кайбычлыларны 18:1, Чүпрәлеләрне 15:1, Кама Тамагы командасын 12:1 исәбе белән җиңеп, Апас яшь хоккейчылары Татарстан финалына вакытыннан алда үтте! Тәтеш командасына техник җиңелү язылды. Апас командасы составындагы 1005-2006 елда туган балалар да бу хәлиткеч уеннарда үзләрен бик уңышлы сынап карады. Команда капитаны Айдар Ярмөхәммәтов, капкачы Алмаз Ибраһимов, уенчылар Рафаэль Сафиуллин, Илназ Кәримов, Раил Яруллин бу турнирда үз шәхси рекордларын куйдылар. Молодцы!!!
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев