Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Игътибар – балалар!” акциясе башланды

“Игътибар – балалар!” кисәтү чарасы 22 августтан 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(23 август, “Апастово-информ”).



“Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алыначак. Юлны дөрес җирдән чыкмаган, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып мәктәпләргә җибәреләчәк. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус автоурындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга да таләпләр катгый булачак”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Агымдагы елның 7 аенда республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 245 юл фаҗигасе булган, аларда 7 баланың гомере өзелгән, 258 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев