Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста ике машина “сөзешкән“

Апасның Тукай урамы киселешендә юл-транспорт һәлакәте була.

(22 июнь, “Апастово-информ“).


Апас эченнән чыгучы бортлы “УАЗ“ белән үзәк юлдан килүче “КамАЗ“ бәрелешә. Юлда төзелеш эшләре дә бара. Төп юлдан килүче машинага икенчесе юл бирмәү төп сәбәп булып тора. Авыр йөк төягән, таудан төшеп килүче “КамАЗ“ туктап өлгерә алмый. Нәтиҗәдә, күңелсезлек очрагы килеп чыга. Бу хакта ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Машиналарга зур зыян килмәсә дә, уйланырга сәбәп бар. Юллар ашыкканны яратмый. Сак һәм игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев