Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста иминлек акциясе узды

Апаста юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары катнашында “Күренебрәк тор!“ акциясе узды.

(10 февраль, “Апастово-информ”).


Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре юлларга чыгып, шоферлар һәм җәяүлеләр белән очрашты. Алар юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә яктылыкны кире кайтаручы элементлар, аларның төрләре һәм файдасы турында сөйләделәр, белешмәлекләр тараттылар. Акция барышында юл кагыйдәләре тагын бер кат хәтерләрдә яңарды.

“Юлларда үз-үзеңне имин тоту күнекмәләрен бала чактан ук тәрбияләргә кирәк. Акцияләрнең төп максаты - балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең юл-транспорт дисциплинасын ныгыту. Акцияләр, конкурслар, әңгәмәләр вакытында яктылыкны кайтаручы элементлар йөртү мөһимлегенә басым ясала”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев