Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне Яңа ел бәйрәме белән котлый

Акция бәйрәм һәм ял көннәрен имин, хәвеф-хәтәрсез үткәрү максатыннан оештырыла.

(30 декабрь, “Апастово-информ”).


Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре чираттагы рейдны үзенчәлеклерәк итеп уздырды. Алар Кыш бабай белән берлектә шоферлар һәм җәяүлеләр белән очрашты. Райондашларны бәйрәм белән котлап, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә исләренә төшерделәр.
“Бәйрәм көннәре имин узсын, күңелсезлекләргә юл куймыйк. Юлларда бер-береңне хөрмәт итү бик тә кирәк. Яллар бары тик шатлыклы вакыйгалар гына алып килсен”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Юл сакчылары шоферларга һәм җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлар, күчтәнәчләр дә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев