Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста узган “Тоннель” операциясендә куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләргә беркетмәләр төзелгән

12 августта иртәнге 6.00-8.00 сәгатьләр аралыгында Казан –Ульян юлының 77 чакрымында “Тоннель” операциясе узды.

(13 август, “Апастово-информ”).


Иртәнге сәгатьләрдә әлеге юлдан узучы барлык шоферларга да игътибар бирелде. Төп игътибар автобусларга юнәлтелде. Юл хәрәкәте һәм машинаны куллану кагыйдәләрен бозучылар ачыкланды.
“Әлеге кисәтү чарасы барышында 5 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган автомобиль белән идарә итү, куркынычсызлык каешын эләктермәгән пассажирны утыртып йөрүчеләр бар иде. Барысына да беркетмәләр төзергә туры килде”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев