Апаста волейбол уеннары узды
Апас мәктәбе физкультура укытучысы Рәмис Гыйззәтов 21 мартта үз туган көнен бик матур итеп, саваплы эш оештырып уздырды
Ул үз акчасына бик матур бүләк-Кубоклар әзерләп, район мәктәпләре арасында инде өченче ел рәттән волейбол ярышы үткәрә.
-Гомерем буе бер мәктәптә эшләү чорында минем спорт яратучы укучыларым бик күп тапкыр волейбол ярышларында район, Татарстан чемпионнары булып танылдылар. Аларны спорт белән дуслаштыру, сау-сәламәт үсүләре минем өчен бер вазифа һәм шатлык ул,-ди киң күңелле иганәче.
Бу чираттагы бәйгегә ир һәм кыз балаларның 10 командасы килде. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге вәкилләре катнашты. Рәмис Гыйззәтовның хезмәттәш дуслары, укучылары да аны чын күңелдән туган көне белән котлап, матур теләкләрен ирештерделәр. Инде 25 еллар дәвамында безнең “Йолдыз” үткәргән җиңел атлетика, эстафета ярышларында баш хөкемдар булып, безгә бик теләп булышучы укытучыга без дә үзебезнең иң матур теләкләребезне юллыйбыз, туган көнең котлы булсын, Рәмис! Безне дә югалтма һәм онытма!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев