Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста үзизоляция таләпләрен бозган 45 кешегә беркетмә төзелгән

Районда патрульлек хезмәте көчәйтелгән режимда эшли.

(21 апрель, Ләйлә Шиһабиева, "Апастово-информ).




Юлларда, урамнарда ике сменада патруль торулар оешкан. Хокук сакчылары тарафыннан үзизоляция режимын бозучыларны ачыклау дәвам итә. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов белдерде.


"Үзизоляция режимы кертелгәннән бирле таләпләрне үтәмәүче 45 апаслы ачыкланды. Аларның эше судка җибәрелә һәм 1 меңнән 30 меңгә кадәр штрафлар салына", - ди Айрат Нигъмәтҗанов.


Хокук сакчылары сүзләренчә, Карарга үзгәрешләр өстәлеп тора. Хәзерге вакытта кибетләрдә һәм башка җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү мәҗбүри санала. Өеннән чыккан кешенең махсус белешмәлеге яки СМС-хәбәре булырга тиеш. Рөхсәтсез якын урнашкан кибеткә һәм йорт тирәсендә генә йөрергә ярый. Өйдән 100 метр арадан ерак китмәскә киңәш ителә.


“Өйдә тору барыбызның да сәламәтлеге өчен кирәк. Чир таралу куркынычын барыбыз да аңласак иде. Хокук сакчылары гына сезне күзәтеп тә, кисәтеп тә бетерә алмаска мөмкин. Аек акыл хәл итсәгез иде“, – диде Айрат Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев