Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Бер ай эчендә ике тапкыр салмыш килеш руль артына утырган апаслыга нинди җәза яный?

ЮХИДИ хезмәткәрләре район үзәгендә салмыш шофер белән очраша.

(10 март, “Апастово-информ“).


“ВАЗ-2109“ хуҗасының әле күптән түгел генә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүе ачыклана. Ул бер ай эчендә кабат исерткечләр кулланган хәлдә юлга чыккан. Көпә-көндез баш төзәтергә дә өлгергән.
Шоферга кабат закон таләп иткәнчә җавап бирергә туры киләчәк.
“Бер тапкыр правасын алдырып та, кабат исерткечләр кулланган хәлдә руль артына утыручыга җинаять җаваплылыгы яный. Ул Җинаятьләр Кодексының 264нчы маддәсе нигезендә, 200 меңнән 300 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан ике елга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салына, йә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган. Салмыш килеш юл һәлакәте ясаучыга Закон тагын да катгый. Ул очракта 300-500 мең штраф түләргә туры килергә мөмкин“, – ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев