Биеш мәктәбендә бадминтон ярышлары үтте
Татарстан яшьләр эше, спорт һәм туризм, мәгариф министрлыклары укучы балаларның сәламәтлеге хакына планлы эш алып баралар. Шул дәүләт программаларына нигезләнеп, 4 ел элек бадминтон белән шөгылләнү, ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен Биеш мәктәбенә махсус җиһазлар кайтарылды. Бу исә үз чиратында районда балалар һәм олылар арасында бадминтонга мөнәсәбәтне кискен һәм бик уңай якка үзгәртте. 7 апрельдә Биеш мәктәбе спорт залында менә шушы спорт төре буенча районкүләм дүртенче зур турнир уздырылды
-Мәктәпләрдә өстәл теннисы балалар арасында күптәннән популяр иде инде,-ди район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина. -Бадминтон белән шөгылләнү өчен дә зур чыгымнар кирәкми. Мәктәп Спартакиадасы программасында бу спорт төре дә бар хәзер. Мәктәп директорлары, физкультура укытучылары моңа бик җитди карасыннар иде.
-Быелгы турнирда 22 команда катнашуы безнең өчен зур ачыш һәм сөенеч ул,-ди районның яшьләр эше, спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. ДЮСШ директоры Ринат Шәяхмәтов та шул ук фикерен җиткерде.
Ярышларга килүчеләр Биеш мәктәбе җитәкчелегенә дә зур рәхмәт әйтте, ярышлар оешкан төстә, барлык шартын туры китереп узды.
Командалар арасында быелгы турнирда Йомралы мәктәп командасы беренче урынга чыкты. Каратун һәм Биеш мәктәп командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев