Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

«Йолдыз» эстафетасы!

15 майда 10.00 сәгатьтә Апаста «Йолдыз» район газетасы Күчмә Кубогына һәм призларына җиңел атлетика буенча чираттагы - 49нчы йөгерү эстафетасы уздырылачак. Үзәк стадионда үткәреләчәк бу традицион ярышка гадәттәгечә районның барлык 9 һәм 11 еллык мәктәпләренән һәм күрше районнардан 4әр кешелек командалар чакырыла. Быелгы эстафетаның төп шигаре итеп "Казан Универсиадасына-бездән лаеклы...

15 майда 10.00 сәгатьтә Апаста «Йолдыз» район газетасы Күчмә Кубогына һәм призларына җиңел атлетика буенча чираттагы - 49нчы йөгерү эстафетасы уздырылачак. Үзәк стадионда үткәреләчәк бу традицион ярышка гадәттәгечә районның барлык 9 һәм 11 еллык мәктәпләренән һәм күрше районнардан 4әр кешелек командалар чакырыла. Быелгы эстафетаның төп шигаре итеп "Казан Универсиадасына-бездән лаеклы өлеш" чакыруы сайланды. 5 этаплы дистанциянең гомуми озынлыгы 5 километр тәшкил итә. Бу көнне районга Казан Универсиадасы дирекциясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре килү дә көтелә. Алар һәр мәктәптә колачлы итеп үткәрелгән "Универсиада дәресләрендә" катнашачак. Район газетасы Кубогына үткәрелгән җиңел эстафета ярышларында җиңеп чыгучыларны бүләкләү тантанасында да алар көтелгән кунаклар булачак. Апас мәктәбе ашханәсендә яшь спортчылар өчен җыйнак кына чәй табыны да оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстафета Йолдыз "Йолдыз" эстафетасы