Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

УНИВЕРСИАДА УТЫ ЯКТЫСЫНДА

3 июльдә Апаска Универсиада уты килү һәм Бөтендөнья яшьләр көне уңаеннан үзәк стадионда район хакимияте, яшьләр эше һәм спорт бүлеге призларына быелгы өченче футбол ярышлары үткәрелде. "Апас яшьләре - 1" командасы бу юлы да беренче булды. Яшьтәшләрен туплап, аларны үз сәламәтлекләре һәм имин килә­чәкләрен бүгеннән үк кайгыртуга җәлеп итә алган...

3 июльдә Апаска Универсиада уты килү һәм Бөтендөнья яшьләр көне уңаеннан үзәк стадионда район хакимияте, яшьләр эше һәм спорт бүлеге призларына быелгы өченче футбол ярышлары үткәрелде.

"Апас яшьләре - 1" командасы бу юлы да беренче булды. Яшьтәшләрен туплап, аларны үз сәламәтлекләре һәм имин килә­чәкләрен бүгеннән үк кайгыртуга җәлеп итә алган оештыручы - капитан Альберт Вәлиуллин әй­түенчә, быелгы сезонда команда бик оста уен күрсәтә, әлегә рәттән 7 команданы җиңгәннәр ин­де. Яшьләрнең үзара команда эмблемалары ясал­ган махсус футболчы формалары булдыруы үзе үк күпне сөйли!

- Киләсе елга әле үз командабыз призларына колачлырак турнирлар оештырырга ниятебез бар, - диләр команда капитаны һәм уенчылар. Икенче урынны Апасның Газ урамы җыелма командасы яулады. Өченче урында - Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы.

Шул ук көнне ачык һавада район беренчелегенә волейбол турниры да уздырылды. Хатын-кызлар арасында Апас мәктәбе яшь волейболчылары (капитаны Алинә Зәйнетдинова), спорт мәктәбе (капитаны - Адилә Шәяхмәтова), һәм Апас җыелма командасы (капитаны - Ләйсән Гайфетдинова) призлы урыннарны бү­лештеләр. Ир-егетләр арасында Апас җыелма командасы (капитаны Рөстәм Абдуллаев) беренчелекне яулады. Кунак булып килгән Тәтеш командасы-икенче, "Апас яшьләре" җыелма командасы (капитаны-Достан Абдуллаев) өченче урыннарны яула­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада 2013