Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Үрә кат!..

Быел районкүләм хәрби җыеннар һәм "Аҗаган" уеннарында 500 нән артык яшүсмер-булачак солдатлар беренчел күнекмәләр үтте. Бу көннәрдә «Зөя» балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә палаткалар шәһәрчегендә булачак солдатлар өчен чираттагы, дүртенче хәрби җыен өйрәнүләре бара. Бу сменада бирегә Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы районы егетләре килде. - Бу хәрби җыеннар быел "Яшь десантчы"...

Быел районкүләм хәрби җыеннар һәм "Аҗаган" уеннарында 500 нән артык яшүсмер-булачак солдатлар беренчел күнекмәләр үтте. Бу көннәрдә «Зөя» балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә палаткалар шәһәрчегендә булачак солдатлар өчен чираттагы, дүртенче хәрби җыен өйрәнүләре бара. Бу сменада бирегә Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы районы егетләре килде.

- Бу хәрби җыеннар быел "Яшь десантчы" исемле махсус күнекмәләргә бик бай. Җыенга чакырылучылар арасында хәтта кызлар да бар. Хәрби хезмәткә тартылган, шуңа яшьли әзерләнергә теләк белдерүчеләргә без дә каршы килмибез. Тирә-юнь районнардан яшүсмерләрне шул район хәрби комиссариаты вәкилләре озата килә. Бу агымда, мәсәлән, Кукмара районы вәкиле дә бар иде. Өйрәнүләр программасы буенча, яшьләр "В" һәм "С" категориясе буенча "УАЗ", "КамАЗ" машиналарын йөртергә дә өйрәнәләр, сугышчан АКМ автоматыннан ату күнекмәләре үтәләр. Хәрби уку курсын уңышлы тәмамлаучылар исә парашют белән сикерү хокукы алалар,- ди Апас районара хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зарница военно–патриатическое воспитание