Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Машинасын исерек шоферга ышанып тапшырган хуҗа суд каршында җавап тоткан

Хәзер машина хуҗасы үзе дә җәяү йөриячәк.

(18 март, “Апастово-информ”).


Иртәнге сәгатьләрдә Апас-Каратун юлы буйлап хәрәкәт итүче машина ЮХИДИ инспекторлары игътибарына эләгә. Тикшерү барышында руль артында утыручы машина йөртүченең спиртлы эчемлекләр кулланганлыгы ачыклана. Өстәвенә машинасы да чит кешенеке, янда утырган И.Бныкы була. ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүче белән беррәттән машина хуҗасына да беркетмә төзиләр. Машина хуҗасының транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәнлеге дә ачыклана.
“Бу очракта руль артына салмыш хәлдә утырган шофер гына түгел, машинасын исерек шоферга ышанып тапшырган хуҗага суд каршында җавап тотарга туры килә. Ул РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.8 маддәсенең 2нче бүлеге нигезендә гаепле дип табыла. Аңа суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнә һәм 1 ел да 7 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү турында карар чыгарыла”, - диелә район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев