Район башлыгы көрәшчеләрне хөрмәтләде
Алабуга шәһәрендә яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узуын, биредә Апас егетләре дә катнашуын сайтыбыз аша хәбәр иткән идек. Ярышта Азамат Мөхәммәтшин үз үлчәм категориясендә беренче урынны алды һәм Татарстан чемпионы исеменә лаек булды. Ильмир Сабиров үз үлчәмендә өченче урынны яулады. Егетләрнең тренерлары - Ринат Гыйламов. Ватанны саклаучылар көне...
Алабуга шәһәрендә яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узуын, биредә Апас егетләре дә катнашуын сайтыбыз аша хәбәр иткән идек. Ярышта Азамат Мөхәммәтшин үз үлчәм категориясендә беренче урынны алды һәм Татарстан чемпионы исеменә лаек булды. Ильмир Сабиров үз үлчәмендә өченче урынны яулады. Егетләрнең тренерлары - Ринат Гыйламов. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узган тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин көрәшчеләрне хөрмәтләде, тренерлары Ринат Гыйламовка Рәхмәтен җиткерде. Район башлыгы көрәшче егетләргә исемле ручка, кул сәгате, Рәхмәт хаты тапшырды һәм 1 урын алучы Азамат Мөхәммәтшинга 10 мең сум, өченче урын алучы Илмир Сабировка 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирде. Ринат Гыйламов шулай ук Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев