Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Район юлларында “Язгы каникуллар” акциясе уза

Акция балалар катнашындагы юл һаләкәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.

(23 март, “Апастово-информ”).


«Язгы каникуллар» чарасы 23 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Район автоинспекциясе бу чорда райондашларга аеруча уяу булырга киңәш итә.
"Транспорт йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен, аеруча тизлек режимын төгәл үтәргә, уку йортлары, транспорт тукталышлары, сәүдә-күңел ачу комплекслары яныннан узганда бик сак булырга тиешләр. Чөнки балалар юлга кинәт йөгереп чыгарга мөмкиннәр”, - дип кисәтә ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
2022 елның 2 аенда республика юлларында 41 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала үлгән һәм 42 се җәрәхәтләнгән.
Балаларның күпчелеге - җәяүлеләр. Ел башыннан шундый 22 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала үлгән һәм 21 бала җәрәхәтләнгән. Пассажир балалар катнашында булган 18 юл - транспорт һәлакәтендә 1 бала һәлак булган, 20 бала яраланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев