Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда чаңгы сезоны ачылды

16 гыйнварда Зур Күккүз янәшәсендә Үләмә елгасы ярында быелгы чаңгы сезонын ачылуны дәлилләп, район беренчелегенә тәүге ярыш узды. Анда төрле яшьтәге 125 спорт сөюче, 35 команда катнашты. Зур Күккүз авыл җирлеге, авыл мәдәният йорты, мәктәп көче белән ярышка килүчеләр өчен җыйнак кына кайнар коймак-чәйле табын да оештырылган иде бу көнне...

16 гыйнварда Зур Күккүз янәшәсендә Үләмә елгасы ярында быелгы чаңгы сезонын ачылуны дәлилләп, район беренчелегенә тәүге ярыш узды. Анда төрле яшьтәге 125 спорт сөюче, 35 команда катнашты. Зур Күккүз авыл җирлеге, авыл мәдәният йорты, мәктәп көче белән ярышка килүчеләр өчен җыйнак кына кайнар коймак-чәйле табын да оештырылган иде бу көнне старт сызыгында. Оешма-предприятиеләр арасында 1-3 километрлы дистанцияне беренчеләрдән булып Апас эчке эшләр бүлеге, район электр челтәрләре һәм аграр көллият вәкилләре үтте. 9 еллык мәктәпләр арасында хуҗалар-Зур Күккүзлеләр беренче, Чүрибураш һәм Апас мәктәп командалары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. 11 еллык мәктәп командалары арасында Зур Күккүз, аграр көллият һәм Черкен мәктәпләре вәкилләре җиңде. Район яшьләр эшләре һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәр җиңүчегә Диплом-Грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев