Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Картингчылар кыю ярышты

Казанның "Форсаж" картинг клубында Буа муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча республикакүләм ярышлар узды. Бәйгедә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да үз кубокларын булдырды. Быел ярышта катнашучылар аеруча күп булды - 25 картинг клубыннан 150гә якын яшь спортчы килде. "Сәләт" балалар иҗат үзәге каршында Айрат Сафиуллин җитәкчелегендә эшләп килүче картинг...

Казанның "Форсаж" картинг клубында Буа муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча республикакүләм ярышлар узды. Бәйгедә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да үз кубокларын булдырды.

Быел ярышта катнашучылар аеруча күп булды - 25 картинг клубыннан 150гә якын яшь спортчы килде. "Сәләт" балалар иҗат үзәге каршында Айрат Сафиуллин җитәкчелегендә эшләп килүче картинг түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр дә бирегә бик теләп бардылар. Апас картингчылары башкалада югалып калмадылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шәхси беренчелектә кызлар зур уңышларга иреште. "Honda GX 200" классында 9-15 яшьлекләр арасында Алисә Сафиуллина 9нчы урынны яулап Диплом һәм акчалата бүләккә лаек булды.

"Hоnda GX 270" классында узышучы 12-17 яшьлек егетләр тагын да күп иде. Алар да сынатмадылар. 81 егет арасында Динар Зәйнуллин17 урынны яулады һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Борнаш урта мәктәбеннән Руслан Тәхәвиев һәм Апас урта мәктәбеннән Фаил Биктаһиров шулай ук үз категорияләрендә актив катнаштылар.

Нинди нәтиҗә күрсәтүләренә, ничә яштә булуларына карамастан, картинг белән шөгыльләнүчеләрнең җитдилегенә, максатчанлыгына, үз эшләренә бирелгәнлегенә таң калырлык. "Нәкъ менә әлеге спорт төре, руль артына утыру юл билгеләрен, кагыйдәләрне аңлаудан тыш, балаларның аңнарын үстерә, мораль яктан ныгыта, дисциплинага, үз гамәләренә җавап бирегә өйрәтә дә инде", - ди тренер Айрат Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг "Форсаж"